news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Организмда тромб булуның өч билгесе

news_top
Организмда тромб булуның өч билгесе
https://pixabay.com/

Организмда тромб булу кеше сәламәтлеге өчен шактый куркыныч тудыра. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Оешкан кан – тромб йөрәкне дә туктатырга мөмкин. Ул күпчелек очракта ботларда, тубыкта, үпкәләрдә барлыкка килә.

Кешенең сулыш алуы начарланса, тыны кысылса, тромбны үпкәләрдән эзләргә кирәк.

Әгәр күкрәк читлеге кисәк кенә авыртса, тромбның йөрәккә таба баруы ихтимал.

Тромб аякта булса, аяклар шешә, авырта башлый, кешенең температурасы күтәрелергә мөмкин.

Билгеләрне сизгән очракта, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар