news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Организм иртә картаймасын өчен нишләргә?

Е витаминын «хатын-кыз витамины» дип атыйлар.

news_top
Организм иртә картаймасын өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Диетолог Ольга Чунтонова сүзләренчә, Е витаминын «хатын-кызлар витамины» дип атыйлар. Табиб бу витамин организмда тиешле күләмдә булсын өчен киңәшләрен дә бирә. Бу турыда ул РИА Новости агентлыгына сөйләгән.

«Е витаминын еш кына „хатын-кыз витамины“ дип атыйлар. Ул организмны иртә картаюдан саклый, сәламәт бала тудыруга ярдәм итә. Е витамины дефициты репродуктив функция бозылуга китерә», — ди табиб.

Аның сүзләренчә, дефицит булганда, тукымалар дистрофиясе килеп чыга. Шулай ук хәрәкәтләр координациясе бозыла, күзләр начар күрә башлый. Тән тиресе эластиклыгы югала, чәчләр сына башлый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар