news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Оренбургта этләр баланы талап үтергәч, депутатлар сукбай этләрне үтерергә тәкъдим итте

news_top
Оренбургта этләр баланы талап үтергәч, депутатлар сукбай этләрне үтерергә тәкъдим итте
Владимир Васильев

Оренбург өлкәсе парламенты депутатлары Дәүләт Думасына сукбай этләрне үтерү турындагы тәкъдимне юллаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә, дип яза «Лента.ру» порталы.

Әлеге тәкъдим Оренбургта булган хәлдән соң төбәк губернаторы катнашында эшләнгән. 16 апрельдә Оренбургта сукбай этләр балага ташланган, һәм ул шунда ук вафат булган. Депутатлар әйтүенчә, агрессив сукбай этләрне генә тотып, йоклатып үтерергә кирәк. Моннан тыш, аларны махсус төзелгән муниципаль приютларда да кыска вакыт аралыгында тотарга рөхсәт итәргә мөмкиннәр.

«Шулай ук, приютка эләккәннән соң 30 көн эчендә яңа хуҗа табылмаса, хайваннар үтерелергә тиеш», - диелә хәбәрдә. 2020 елдан Россиядә сукбай хайваннарны йоклатып үтерү тыелган. Оренбургта булган хәлдән соң, төбәк хакимияте хайваннарны аулау турындагы канунны үзгәртергә чакыра.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар