Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Оренбургта яшәүче хатын 21 ел элек «кияүгә чыгуын» әле белеп алган

Студент чакта аңа бер егет кияүгә чыгарга тәкъдим иткән, тик кыз баш тарткан булган.

news_top_970_100
Оренбургта яшәүче хатын 21 ел элек «кияүгә чыгуын» әле белеп алган
pixabay.com

Оренбург өлкәсендә яшәүче хатын инде 21 ел элек кияүгә чыгуын белеп алган. Ул әлеге никахны дөрес түгел дип тану өчен судка мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Сорочинский район судына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

2020 елда бу хатын үзенең гаилә хәле турында яңалык ачыклый. Ул инде 21 ел элек үк рәсми рәвештә кияүгә чыккан булып саналган.

Бу хатын һәм аның танышы никахлашу турында язманы Актларны теркәү турында китапка да керткәннәр. Ләкин хатын бернинди гариза да язмаган, никахлашу тантанасында да катнашмаган. Шулай ук ул Актларны теркәү китабына имза да куймаган.

Оренбург хатынының «ире» аның белән бер университетта укыган. Ул чакта егет кызга фиктив никах ясарга тәкъдим иткән. Ләкин кыз баш тарткан булган. 

Хәзер бу хатын ирекле рәвештә никахлашу хокукын бозу, аның имзасын ясап кую турында судка мөрәҗәгать иткән. Язуны тикшерү экспертизасы имзаның ялган булуын раслаган һәм хатынның шикаятен канәгатьләндергән. Никах дөрес түгел дип табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100