Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Оренбургта этләр өзгәләгән бала өч ел элек әнисез калган булган

Россия буенча караганда, балаларны да кертеп, соңгы 2 ел эчендә сукбай этләр барысы 391 кешене талап үтергән.

news_top_970_100
Оренбургта этләр өзгәләгән бала өч ел элек әнисез калган булган
 Orenday

Сукбай этләр өере арасында гомере өзелгән малайның язмышы болай да бик авыр булган. 16 апрель көнге фаҗигале хәлнең вакыйгалар чылбырын Orenday сайтында Ксения Романченко торгызырга тырыша.

Оренбург өлкәсе генә түгел, бөтен ил халкы 8 яшьлек малайның фаҗигале үлеме турында җанөшеткеч хәбәрне ишетеп, өнсез калды, шок кичерде. Гаражлар кооперативында баланы көпә-көндез сукбай этләр көтүе талап үтергән. Әле рәхәтләнеп яшәргә дә өлгермәгән сабый үзенең шул кыска гомерендә болай да газап-хәсрәтне күп күргән, үлеме дә аның газаплы булган. Якын-тирәдә, ичмасам, фаҗигане булдырмастай, баланы саклап калырдай бер генә зур кеше дә булмаган, югыйсә, гараж тирәсендә машина йөртүчеләр еш йөри.

Фото: © Orenday

Гаражлары бу кооперативта урнашкан җирле халык Orenday корреспондентына ике дусның бу тирәдә йөрүен күргәннәрен сөйләде. Якын-тирә йортларда яшәүче балаларның монда чабулавы – гадәти күренеш, алар йорт түбәләрендә йөрергә, иске ташландык каралтыларда, төзелеш урыннарында актарынырга, еллар буе җыелмаган чүп-чар тирәсендә чуалырга ярата. Гомумән, дистә еллар элек төзелгән уен һәм ял мәйданчыклары инде күптән балаларны кызыктырмый, төрле түгәрәк һәм секцияләр мәсьәләсе дә катлаулы.

Фото: © Orenday

Балалар башта бер генә эт күреп алган, ләкин аның артыннан ук алар көтүләре белән чабып килгән, дип фаразлана. 2нче сыйныф укучысы, куркуыннан, гаражларга таба йөгерә, ләкин тегеләре аны куып җитә. Эре, тирән эзләренә караганда, бу этләрне монстрлар белән генә тиңләп булыр иде.

Фото: © Orenday

Малай качып барганда абынып егылганмы, әллә үзен этләр екканмы – төгәл билгеле түгел, әмма кешенең дусты, сакчысы саналучы бу хайваннар үзләрен ерткыч бүредәй тота, алар малайга бер генә өмет тә калдырмый. Дусты исә этләрдән котылып кала. Ул зурларны дустына ярдәмгә чакыра, эзли башлый. Ләкин беренче очраган ир-ат ярдәмгә килгәндә, соң була инде. Баланың ярымүле гәүдәсеннән этләрне ул таяк белән куып тарата, «ашыгыч ярдәм» медиклары балага булыша алыр, дигән өмете була әле...

«Монда гел 15-20 зур эт йөри. Мин гаражга таяк күтәреп барам. Этләр бик усал, берәр хәл була калса, аларны бары тик кул астындагы берәр нәрсә белән генә куып җибәреп була. Әйе, мин нишләргә кирәген белермен дә, ә курыккан бала нәрсә эшли ала соң?» – дип фикере белән уртаклаша шунда яшәүче бер кеше.

Фото: © Orenday

Шунысы начар, кайбер балалар бу фаҗигадән әле дә сабак алмаган. Алар инде кабат гаражлар буенча чабулый, зурлар куып җибәргәндә, шокерларын күрсәтәләр, имеш, аның белән аларга берни куркыныч түгел, бер генә урам эте дә якын килә алмаячак.

Малайны этләр талап үтергән урынга шәһәр халкы иртәннән чәчәкләр китерә. Укучы баланың якыннары ниләр кичерәдер, күз алына китерү дә кыен. Хәтта чит-ят кешегә дә, эре-эре эзләре төшеп калган этләрнең һөҗүм иткән урынны, анда баланың кан тапларын күрү бик авыр тәэсир итә, күз яшьләрен тыеп булмый.

Фото: © Orenday

Язмыш бу баланы 3 ел элек бик кырыс сынаган булган инде: әнисе үлеп китеп, аны энесе белән бергә дәүләт учреждениесенә җибәрәләр. Оренбургта яшәүче бер гаилә балаларны үзенә ала: авыр язмышлары турында ишеткәч, битараф кала алмыйлар, үзләренең ике уллары янына сыендыралар. Балаларны яраталар, барысын тигез күрәләр, авырлыклардан саклап, яклап, җан җылысын салып үстерәләр. Тыйнак малайлар да яңа әти-әниләренә шундый ук ихласлык белән җавап бирә.

«Бик яхшы гаилә, андыйны табарга кирәк әле. Балалар дип яши торган гаилә. Малайларның аларга эләгүе үзе бәхет иде. Алар анда рәхәт яшәделәр. Хәзер бу гаиләгә, карамаганнар, дип, күпме пычрак ява. Шулай ярыймы соң? Ничә яшькә кадәр бала артыннан койрык кебек тагылып йөреп була? Алар бит, ни әйтсәң дә, булачак ир-егетләр, әнисе итәгенә ябышып яшәүче «әни малае» түгел! Уеннан ничәдә кайтырга икәне балага әйтелгән, бала бер каршылыксыз вакытында кайта иде, ул, гомумән, сүз тыңлаучан иде, мәктәптә «5»леләргә генә укыды, дип сөйли бу гаиләнең танышы. Әти-әнисе кайгыдан үзләрен кая куярга белми, аларга карап, йөрәк өзгәләнә».

Сүз уңаеннан, җирле халык этләрнең муенчаклары да, колакларында тамга да булмавын сөйли – сәламәт, гайрәтләре ташып торган, үтерү өчен симертелгән машиналар диярсең. Гаражларда, чынлап та, хәзер бик күп сөйләнелә торган алабайлар яши, ләкин алар чылбырда утыра, хуҗалары бар. Иректә үзләре генә йөргәнен беркемнең дә күргәне булмаган.

Фото: © Orenday

Фаҗига булган көннән бирле бу районда хуҗасыз хайваннарны аулый башладылар, араларында баланы өзгәләп үтергән этләр бардырмы – билгесез. Хайваннарны тоту буенча откан тендерын тормышка ашырып, «Без сезгә дус таптык» дигән зоотакси йөри. Әгәр иртәрәк кузгалсалар, монда килеп урнашкан алагаем зур этләр көтүе турында зарланганны вакытында ишеткән булсалар, бәлки, бу фаҗигане булдырмый калып булыр иде. Ә болай – стерильләштергәннән һәм тамга салдырганнан соң – тагын 3 айдан бу этләр «өйләренә» кире кайтачак.

«Этләр – алар безнең районның афәте, монда кешеләр түгел, алар хуҗа! Хайваннар җирле халыкны куркытып бетергән. Күпме бала һәм олы кешене тешләде инде алар! Усал этләргә, аларның кешеләргә һөҗүм итүенә, тешләвенә гел зарланып тордык файдасы гына булмады. 3 ай элек аздан гына алар балалар мәйданчыгында уйнаган 1нче сыйныфта укучы кыз баланы өзгәләп ташламады. Март аенда 12 яшьлек малайны һаман да шул гаражлар арасында тешләгәннәр. Китапханәче ханым да зыян күргән. Пенсионерларны гел куркытып торалар, эзәрлеклиләр, өсләренә сикерәләр. Ә бүген гаҗәп хәл урамда бер эт тә юк! Этләрне кызгана торган нечкә күңелле кешеләр аларга оя ясаган, шунда ук үзләрен гел ашаталар иде, ләкин анда хәзер бер эт тә калмаган, оялары да юкка чыккан», дип сөйли бер әби.

Фото: © Orenday

Кольцевая урамы һәм шушы гаражлар буйлап, 16 апрельдән бирле полиция һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре йөри, шунда яшәүчеләрдән сораштыралар, гаеплеләрне эзлиләр.

Фото: © Orenday

Баланың фаҗигале үлеме буенча «Саксызлык белән кеше үлеменә китергән ваемсызлык» маддәсе һәм «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән һәм саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Фото: © Orenday

Тикшерү барышы Россия Тикшерү комитеты тикшерү идарәсе җитәкчесе контролендә, ләкин бу хәл малайны кире арабызга кайтармас шул.

Хуҗасыз этләр аркасында Оренбург өлкәсендә кеше үлеме – берничә дистә ел эчендә беренче очрак. Россия буенча караганда исә, соңгы 2 ел эчендә, балаларны да кертеп, сукбай этләр барысы 391 кешене талап үтергән.

Фото: © Orenday

Бу хәлдән соң шәһәр халкының позициясе катгый: әле 14 апрель көне генә зәңгәр экраннар аша Оренбургта этләр белән ситуациянең уңай якка җайлана башлавын сөйләгән шәһәр башлыгы Сергей Салминның алар отставкага китүен таләп итәләр. Юк, ситуация җайланмый әле. Оренбургның төрле почмакларыннан кешеләр, урамдагы этләрне алып китүләрен сорап, ярдәм эзли.

Фото: © Orenday

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100