Оренбургта узган бәйгедә (Лига профессионального жима) Тубылдан килгән спортчы Павел Шипулов өстенә 390 килограммлы штанга төшкән. Ул, рекорд куярга теләп, авыр штанга күтәргән.
Шипулов штанганы төшерә. Әмма күтәрә алмый: аның сул кул чугы шуып киткән һәм штанганы тотып кала алмаган – ул аның корсагына төшкән. Страховка ясарга тиешле кешеләр дә тотып кала алмаган.
Штанга төшкәндә спортчы зыян күрмәгән, дип язалар.