Оренбург өлкәсенең Новоторицк шәһәрендә канализация-насос станциясендә шартлау булган. Хәрабәләр астында 7 кеше калган. Бу хакта «SHOT» Телеграм-каналы яза.
Бина җимерелер алдыннан, җирле халык шартлау тавышы ишеткән. Фаҗига урынында коткаручылар эшли.
Шартлау мизгеле видеокамерага да эләккән. 200 метр квадрат мәйданлы бина җимерелгән.
3 кешене коткарганнар, аларны табиблар карый. Кешеләр хәрабәләр астында калган, өчесен чыгара алганнар. Тагын 6 кеше түбән катта бикләнеп калган, алар белән элемтә урнаштыра алганнар.
«SHOT» мәгълүматлары буенча, каза күрүчеләр барысы да – канализация-насос станциясе хезмәткәрләре. Ремонт вакытында газ баллоны шартлаган булуы мөмкин, дип хәбәр итә ТАСС.
Шәһәрдә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.