Оренбург өлкәсенең Әсәкәй авылында ХХ «Ак хисләр» төбәкара татар җыры фестиваль-конкурсы булды. Бу хакта Оренбург өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте.
Быелгы фестивальдә Казаннан килгән махсус кунаклар – Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиев һәм Бөтендөнья татар конгрессының комитет җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин катнашкан.
Чара төбәктә яшәүче халыкларның рухи бердәмлеген, милли гореф-гадәтләргә һәм үз тамырларына карата олы хөрмәтен тагын бер кат искәртте. Бәйрәмнең оештырылу дәрәҗәсе һәм географиясе елдан-ел киңәя баруы аның абруе турында сөйли, ди оештыручылар.
«Ак хисләр» конкурсы егерме ел дәвамында кечкенә генә бәйгедән зур төбәкара мәдәни фестивальгә әйләнгән. Ул Оренбург өлкәсендә генә түгел, күрше төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне дә бергә җыя торган җыр мәйданы, яшь татар башкаручыларына үзләрен күрсәтергә, гореф-гадәтләребезне һәм телебезне җыр аша сакларга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.