news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Оренбург өлкәсендә ун кеше ялган аракы эчеп үлгән

Үлүчеләрнең иң яшенә 36, иң өлкәненә 73 яшь.

news_top
Оренбург өлкәсендә ун кеше ялган аракы эчеп үлгән
Пиксабей

Кичә һәм бүген Оренбург өлкәсенең Домбаровский районнарында тугыз кеше ялган аракы эчеп үлгән.

Үлүчеләрнең барысы да Красночабанский бистәсендә яшәгән. Кайберләре үз өйләрендә үлгән, кайберләрен хастаханәгә китергәннәр, әмма бер кешене генә коткарып кала алганнар. Ул реанимациядә ята. Үлүчеләрнең иң яшенә 36, иң өлкәненә 73 яшь.

Губернатор Денис Паслер ашыгыч киңәшмә уздырган. Ялган аракыга каршы көрәшү турында сөйләшкәннәр.

Җинаять эше кузгатылган. Ялган аракы сатучыларны эзлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар