Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Оренбург өлкәсендә Кушкүл авылы янында күпер җимерелеп төшкәндә кешеләр имгәнгән

Чуерташ төялгән үзбушаткыч машина кергәч, күпер авырлыкка чыдый алмыйча, ишелә.

news_top_970_100
Оренбург өлкәсендә Кушкүл авылы янында күпер җимерелеп төшкәндә кешеләр имгәнгән
http://56.mchs.gov.ru/

2 декабрьдә кичке якта Оренбург өлкәсендә Кушкүл авылы янында автомобиль күпере җимерелеп төшкән. Шул чакта дүрт кеше имгәнгән. Аларның өчесен ашыгыч ярдәм белән алып киткәннәр. Бер кешенең башы, икенчесенең аягы, өченчесенең кулы имгәнгән.

Өлкә буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, күперне төзәтү эшләре бара. Ике аралык ишелеп төшә. Бу турыда «Россия 24» хәбәр итте.

Әлеге күпер Загородное шоссесын Оренбургның Терешкова урамы белән тоташтыра. Ул Ленин исемендәге колхоз ягыннан килә. Күпер иске була. Ул чуерташ төялгән үзбушаткыч машина авырлыгына чыдый алмый. 200 квадрат метр күпер өслеге җимерелеп төшкән. Бәхеткә, һәлак булучылар юк.

Гадәттән тыш хәл вакытында эшчеләр күпернең баганаларын ныгытып маташа. Биредә 15 ноябрьдән бирле транспорт хәрәкәте туктатылган.

Бу урыннан кадрларны «Беренче канал» күрсәтте. Реконструкциягә ябылган күпер эстакадасы үзбушаткыч машиналар колоннасы узганда җимерелгән. Аларның берсенә тиешеннән артык күләмдә чуерташ төялгән булган, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100