Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Оренбург өлкәсендәге хастаханәгә килгән инвалид ир-ат идәннән үрмәләп йөргән

Социаль хезмәтләр аны хәрәкәт итү җайланмасы белән тәэмин иткән. Ләкин ул үзенә җайлы ысул белән хәрәкәт итүне кулай тапкан.

news_top_970_100
Оренбург өлкәсендәге хастаханәгә килгән инвалид ир-ат идәннән үрмәләп йөргән

Оренбург өлкәсенең Медногорск шәһәрендә физик мөмкинлекләре чикле булган ир-ат хастаханәдә табиб янына керү өчен идәннән үрмәләп барган. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралган һәм инвалидка коляска бирмәгәннәр дип язалар. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Әлеге кадрларны прокуратура тикшерә. Бу турыда ведомство 20 ноябрьдә хәбәр итте.

«Медногорск прокуроры Андрей Черепанов кушуы буенча, матбугат чараларында таралган белешмәләрне тикшерү оештырылды», диелә хәбәрдә.

Якынча белешмә буенча, ир-ат тез башларына таянып, идәннән акрын гына үрмәләп бара, ул табибка керергә җыена.

Хастаханәдә хәбәр иткәнчә, пациентның коляскасы булган, социаль хезмәтләр аны хәрәкәт итү җайланмасы белән тәэмин иткән. Ләкин ул үзенә җайлы ысул белән хәрәкәт итүне кулай тапкан.

Хастаханәгә килгәндә, аңа коляска кулланырга тәкъдим иткәннәр, ләкин ир-ат ярдәмнән баш тарткан. Аның тезләренә куя торган махсус чаралары, перчаткалары бар. Алар ир-атка хәрәкәт итәргә ярдәм итә, дип аңлатканнар Медногорск хастаханәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100