Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Оренбург өлкәсендә Башкортстан кызларын үтерүдә шикләнелүченең исеме билгеле булды

17, 18 һәм 19 яшьлек өч студент кызны вәхшиләрчә үтереп, фатирга ут төрткән кеше турында белмшә өчен 1 миллион сум вәгъдә иттеләр.

news_top_970_100

Матбугат чаралары Башкортстан кызларын Оренбург өлкәсенең Гай шәһәрендә үтерүче кеше исемен хәбәр итте. Mash телеграм каналы белешмәсе буенча, Александр Лазарев исемле ир-атка 29 яшь. Тикшерү версиясе буенча, 30 сентябрьдә ул Гай шәһәрендә 18 яшьлек Әдиләне, 19 яшьлек Зөлфияне һәм 17 яшьлек Айгизәне үтергән. Аннары фатирга ут төрткән һәм урыннан качкан. Бу турыда «Башинформ» яза.

РИА Новости белешмәсе буенча, кызларны үтерүдә шикләнелүче шәхесен канлы киемнәргә карап билгеләгәннәр. Әйберләрне су ала торган манара янында тапканнар.

Бу кешен әле тотмаганнар, аны полиция эзли. «Полиция 1991 елның 23 ноябрендә туган Лазарев Александр Вячеславовичны табуда ярдәм сорый. Аның турында белешмәсе булган кешеләргә кичекмәстән 89619199994, 89992585146 һәм 02 номерларына шалтыратырга кирәк», — дип хәбәр итә Оренбург өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы.

Оренбург өлкәсе губернаторы Денис Паслер студент кызларны үтергән кеше турында белешмә өчен 1 миллион сум вәгъдә иткән иде.

Мәрхүмә кызларның өчесенең дә күкрәгендә һәм корсагында кадалган-киселгән яралар бар. Аларны аш-су пычагы белән үтергәннәр. Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, кызларны үтерүдә шикләнелүче Лазарев моңа кадәр ике тапкыр хөкем ителгән. 2010 елда ул талауда гаепләнә, 2012 елда Орск шәһәрендә кафе хуҗасын үтерә. Моның өчен аны 9,5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

РЕН ТВ каналы Орск шәһәрендә яшәүче кешеләр белән аралашкан. Лазарев яшәгән йорттагы бер хатын сүзләренчә, быел җәй көнне ул биредән күченеп киткән. Аның хатыны һәм баласы бар, диелә хәбәрдә.

Соңрак Тикшерү комитеты Лазаревның әлеге җинаятькә катнашы булуны раслады. Генетик экспертиза моны исбатлаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

  • Башкортстаннан килгән 17, 18, 19 яшьлек өч студент кызны Оренбург өлкәсендә үтергәннәр
  • Оренбург өлкәсендә Башкортстан кызларын үтерүче турында төрле фаразлар таралды

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100