Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Оренбург өлкәсендә Башкортстан кызларын үтерүче турында төрле фаразлар таралды

«Ул яхшы егет, алар дус булып йөрде», - дип сөйли мәрхүмә кызларның берсенең анасы фотосы социаль челтәрләрдә таралган егет турында.

news_top_970_100
Оренбург өлкәсендә Башкортстан кызларын үтерүче турында төрле фаразлар таралды
https://pixabay.com

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Оренбург өлкәсендәге Гай шәһәрендә өч студент кызны үтергән дип фаразлап, фотоларын социаль челтәр кулланучылар тарата торган егет полициядән качмый. Социаль челтәр кулланучылары 18 яшьлек Ә. 30 сентябрьгә каршы төндә Гай шәһәрендә булган дип фаразлый.

Берничә чыганак белешмәсе буенча да Башкортстан кызларын 18 яшьлек Ә. үтергән дип фаразлыйлар. Ул үзе Shot басмасы хәбәрчесе белән аралашкан. Егет соңгы берничә көндә Уфада булуын, кызларны кем үтерүен белмәвен әйтә.

«Соңгы вакытта сәлам-саубул дип кенә аралаша идек. Кичә алар ял итеп утырган булуы ихтимал. Миңа журналистлар да яза, телевизордан да сөйлиләр. Мин үтерүчене белмим», — ди ул.

«Башинформ» белешмәсе буенча, Күгәрчен районындагы бер авылда яшәүче Ә. кызларның берсе белән очрашырга теләгән, имеш.

30 сентябрьгә каршы төндә Айгизә К., Зөлфия С. һәм Әдилә К. мәетләрен табалар. Аларда кадалган-киселгән яралар була. Ике мәет янгын чыккан фатирда, берсе ишегалдында урамда була. Мәрхүмәләрнең туганнары белән психологлар эшли. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, бу гаиләләргә Баймак, Күгәрчен районнары, Сибай шәһәре башлыклары ярдәм итә.

«Уфа.Онлайн» хәбәр иткәнчә, кызларның берсенең әнисе Ә.нең фотосын таратуга гаҗәпләнә. Аның сүзләренчә, мәрхүмә кызларның берсе шушы егетнең абыйсы белән очрашып йөргән. «Мин аның фотосын ник таратканнарын да аңламыйм. Ул яхшы егет, алар дус булып йөрде. Минем кызымның егете булмады. Аның абыйсы исә Айгизә белән очраша иде. Ике атна элек кенә ул шунда (Гайда) булганын беләм», — дигән бу хатын.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, мәрхүмә кызлар балачактан дус булган. Кызларның берсенең әтисе шул хакта сөйләгән. «Укырга, эшләргә теләде. Кызларның берсе белән балачактан дус иде, икенчесе белән быел көллияттә танышты», — ди әти кеше.

Әти кеше җинаятьтә шикләнелә дип фаразлаган егетне дә белүен сөйли. Бу егет алар авылыныкы. Егетнең гаиләсе яхшылардан түгел. Берничә ел элек аның туганы кеше үтергән, ди.ул.

Соңрак билгеле булганча, бу егетнең гаебе булмавы ачыкланган. Җинаять вакытында ул Уфада дуслары белән булган.

РЕН ТВ каналы белешмәсе буенча, егет фаҗига турында ишеткәч, хокук саклаучылар белән элемтәгә үзе чыккан. Аны сораштырганнар һәм алибие расланган.

Әлегә кызларны үтерүдә шикләнелүче кеше турында рәсми белешмә юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100