"Орел и Решка" кызы ял итеп кенә йөри торган эшеннән туйган
Регина Тодоренконы "Пятница" каналын караучылар белә. "Орел и Решка" тапшыруын аннан башка күз алдына китереп тә булмастыр.
"Орел и Решка" тапшыруын тревэл-шоу дип атыйлар. Чөнки алып баручылар дөнья буйлап рәхәтләнеп сәяхәт итеп йөри.
4 ел буена планетаны гизгән Регина Тодоренко тапшырудан туйган икән.
"Күпләрегез хыялланса да, минем күңелемә бик үк ятып бетми иде. Бар нәрсәнең чиге була. Миңа да ял итәр вакыт җитте", - дип хәбәр иткән Регина социаль челтәрдә.