Вадим Захаров тамашачысын бер-бер артлы яңа җырлар белән сөендерә. Әле күптән түгел генә җырчы «Ал чияләр» җырын тәкъдим итте. Инде музыкаль мәйданнарга тагын бер җыры чыккан – «Өр-яңа баштан».Җырның көе һәм сүзләре авторы – Рәфис Габделганиев.
«Хөрмәтле дуслар, рәхим итеп тыңлагыз», – дип язган җырчы социаль челтәрләрдә. Бу моңлы җырны аның язылучылары бик җылы кабул иткән. Вадимның тавышына, җыр сүзләренә карата бик матур комментарийлар язганнар.
Ничек сезгә Вадим Захаровның бу җыры?