Оптик иллюзия: агачка качкан ябалак фотосы популярлык казанды
Ерткычлардан яшеренгән кошны агачтан тиз генә табып булмый.
Варун Джайн исемле фотограф леопардлар төшерү өчен Көньяк Һиндстанга барган. Фотоаппаратын агачларга каратып, көтеп тора башлый. Агач селкенә һәм ул агач дип уйлаган әйбернең ябалак булуын күреп ала.
Ябалак шулкадәр оста яшеренгән — аны хәтта фотода да күрүе кыен.
«Гаҗәп, ышанмаслык бу!»
«Табигать шаккаттыра!» — дип яза кешеләр.
Күптән түгел Твиттерда бер кызыклы видео чыккан иде. Автомобиль тау юлыннан кешеләрне төяп алып бара. Гадәти булмаган ракурстан төшерелү сәбәле, социаль челтәрдә видеоны «ковер-самолет» дип атадылар.