news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Операция вакытында хирург ялгышып, авыру кызның аркасын пешергән

25 яшьлек кыз 40 мең сум түләп, операция ясаткан булган.

news_top
Операция вакытында хирург ялгышып, авыру кызның аркасын пешергән
https://pixabay.com

Мәскәүдәге хастаханәдә операция вакытында 25 яшьлек хатынның аркасын пешергәннәр. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Авыру хатынга геморройга операция ясыйлар. Шул чакта хирург ялгыша һәм очраклы рәвештә хатынның аркасында бил тирәсен пешереп ала. Табиб пациентның тән тиресенең бөтен катламнарын, хәтта май өлешен дә «яндырып бетерә», диелә хәбәрдә.

Әлеге операция өчен авыру хатын 40 мең сум акча түләгән булган. 

Хәзер бу эшне Тикшерү комитеты вәкилләре өйрәнә. Алар хирургны да, хастаханәдәге башка хезмәткәрләрне дә сораштыра. Гаеплеләрне табу өчен, вакыйгаларның барышын ачыклаячаклар. Тикшерү эшләре «иминлек таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе кысаларында оештырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар