«Операция биш сәгать дәвам иткән» — Гөлназ Миньязова чак үлемнән калуын сөйләгән
Гөлназ Миньязовага яшьлегендә бик катлаулы сынау аша узарга туры килгән. Бу хакта туры эфирда сөйләп алып баручы кешеләрне сәламәтлекләренә игътибар юнәлтергә, үзләреннән кимчелек эзләмичә, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булырга өндәгән.
«Болгар» радиосы алып баручысы Гөлназ Миньязовага яшь вакытында бик катлаулы операция кичерергә туры килгән, чак үлемнән калган. Сәламәтлеге белән бәйле вакыйга турында Гөлназ туры эфир вакытында сөйләгән.
«Хәзер мин сау-сәламәт, бер җирем дә авыртмый. Ләкин яшьлегемдә миңа бик зур сынау аша узарга туры килде. Миңа 21 яшь иде. Университетны тәмамлыйсы елым, радиода эшлим. Яшьлегем белән үземә таза булып күренгәнмендер инде, ябыгасым килеп, радиодан ерак түгел урнашкан «Динамо» спортзалына шөгыльләнергә йөри башладым. Берсендә тезгә кадәр җиткән чәчләремне киптереп тормыйча гына радиога йөгердем. Ноябрь ае, көннәр шактый салкын тора иде.
Ялларга авылга кайткач, авырый башлавымны аңладым. Температурам 37,5 торды, даими тирли идем һәм бик каты башым авыртты. Ул вакыттагы халәтемне беркайчан да онытмаячакмын. Казанда фатир «снимать» итә идем. Шәһәргә килгәч тә температурам төшмәгәч, болай йөрергә ярамый бит дип уйладым, чөнки баш авыртуын бернинди дарулар да басмый иде. Табибка күренергә карар кылганда урыннан торырга да хәлем булмавын аңладым.
Ул вакытта без Илнур белән очраша башлаган идек. Ул миңа ашыгыч ярдәм чакырырга киңәш итте. Ашыгыч ярдәм минем нинди хәлдә булуымны күреп, тиз генә хастаханәгә алып китте. Нинди генә тикшерүләр уздырмадылар, әллә никадәр анализлар бирдем. Онкологик хастаханәгә барып та тикшерү үттек. Ике көн буе мине әллә кайларда йөрттеләр. Ләкин бу вакыт эчендә минем белән нәрсә булганны бер табиб та төгәл генә әйтмәде.
Минем моңа кадәр бу диагнозым турында якыннарымнан башка беркемгә дә сөйләгәнем булмады. Бөерләремнең лаканчыклары зур булып шештеләр, чөнки алардан сидек китми иде. Тагын бер ничә көн узып йөргән булсам, алар шартлап, организмым зарарланудан үлгән булыр идем.
Инде терелгәч, ул вакытта барысының да ни дәрәҗәдә начар булганлыгын аңлаганнан соң, Аллаһы Тәгалә мине бу дөньяга башка максатлар өчен әзерләгән икән дип уйладым. Мине хастаханәгә яткырдылар, ашыгыч рәвештә операция ясадылар. 30 еллык тәҗрибәсе булган табиб мондый очрак белән нибары алтынчы тапкыр очрашуы турында әйтте. Операция 5 сәгать дәвам итте. Кендектән башлап умыркалыгыма кадәр калган җөй бүген дә әлеге операция турында исемә төшереп тора.
Бөерләрем эшләп китмәсә, алып атарга рөхсәт итүем турындагы документка кул куйдырдылар. Миңа операция ясаганны Медицина университеты студентлары да карап торган.
Хастаханәдә 1 ай да 10 көн яттым. Кабат температурам күтәрелде. Кире ачып, яңадан чистартырга туры килде. Мин бик нык ябыктым, нибары 45 килограммга калдым. Торырлык көчем юк иде, берничә тапкыр аңымны югалттым. Авылда мине исән калмый инде бу бала дип сөйләшкәннәр.
Ләкин табиблар һәм якыннарым ярдәме белән мин аякка бастым. Мин аларның һәрберсенә чиксез рәхмәтлемен.
Бөерсез калган очракта, киләчәктә бала таба алмау куркынычы бар иде. Наркоздан айну белән үк табибтан мин бәби алып кайта алачакмынмы дип сорадым.
Минем ул вакытта исән калуым үзе бер могҗиза булды. Бөерләрем бүген дә тулы көченә эшли, миңа хезмәт итә. Балаларны да мин бернинди проблемасыз үзем таптым.
Ул вакытта якыннарымның ничек өзгәләнгәнен, Илнурның минем өчен җанын бирергә әзер булуын күрдем. Ул миңа ашларга хәтле пешереп алып килә иде. Бу кешегә ышанырга була икәнлеген дә шушы хәлләрдән соң аңладым, без март аенда никах укыттык. Сынаулар кешегә кемнең кем икәнлеген күрсәтә икән.
Эфирда бу турыда сөйләвемнең максаты — рәхмәтле булыгыз, үзегездән кимчелек эзләмәгез. Аллаһы Тәгалә безне ничек кирәк шулай яраткан», — дип сөйләгән Гөлназ.