news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Операция вакытында табиблар аягында салфетка онытып калдырган хатын үлгән

news_top
Операция вакытында табиблар аягында салфетка онытып калдырган хатын үлгән
"Татар-информ" архивы

Новосибирск шәһәрендә табибларның битарафлыгы бер хатын үлеменә китерә. Аякка операция вакытында табиблар онытып калдырган салфетка кеше гомере өзелүгә сәбәп була. Тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә «Московский комсомолец».

Россия Тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, 68 яшьлек хатынның ботына былтыр сентябрьдә операция ясыйлар. Хастаханәдән чыккач, аяк авыртуы тагын да көчәя. Ноябрьдә аны кабат хастаханәгә китерәләр, ул биредә вафат була.

Хатынның мәетен ярган чакта ачыкланганча, ул организмда онытылып калган салфетка аркасында үлгән.

Табиб исә гаебен танымый. Ләкин судмедэкспертиза вакытында онытылып калган салфетка белән хатын үлеме арасында сәбәп-нәтиҗә бәйлелеге булуы тулысынча исбатлана. Организмдагы чит предмет ялкынсыну барлыкка китерә, һәм хатын вафат була, диелә хәбәрдә.

Җинаять эшен судка тапшырганнар. Гаебе исбатланса, табибны 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар