news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Операция кичергән Сабантуй батыры кабат келәмгә чыгарга әзерләнә

news_top
Операция кичергән Сабантуй батыры кабат келәмгә чыгарга әзерләнә
Фото: «Татар-информ»

2024 елгы Сабан туеның абсолют батыры Чаллы егете Ранис Гыйләҗетдинов быелгы Сабан туйларында келәмдә көрәшергә әзер булуын әйткән. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

«Бу ел минем өчен авыр булды – Мәскәүдә борынга операция ясатырга туры килде. Хәзер инде тернәкләндем, үземне яхшы хис итәм һәм күнегүләр ясарга керештем», – ди спортчы.

Россиянең атказанган спорт остасы 27 яшьлек Ранис Гыйләҗетдинов башта милли көрәш буенча район һәм шәһәр Сабан туйларында катнашырга ниятли. Аннан, июнь азагында, Саба районының Миңгәр авылына дөнья чемпионатына баруны планлаштыра. Бу көннәрдә ул Алушта шәһәрендә Россиянең планлы җыеннарында катнаша.

Ранис Гыйләҗетдинов спорт белән генә шөгыльләнми. Ул КФУның Чаллы институтының югары энергетик процесслар һәм агрегатлар кафедрасында аспирантурада укый һәм кандидатлык диссертациясе яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар