Операция 9 сәгать барды: Чаллы табиблары аортасы катламнарга аерылган пациентны коткарган
49 яшьлек Светлана кич ире белән бергә велосипедта йөрергә чыга. Көтмәгәндә аның күкрәге кыса башлый, һәм аяклары йөрмәс була. Ире шундук ачыгыш ярдәм чакырта.
Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә тикшеренү аортаның катлауларга аерылуын ачыклый. Иң зур тамырның стенкалары бөтен озынлыгы буенча кат-кат булып куба башлаган була. Хәл бик катлаулы була һәм экстрен операция таләп ителә. БСМПның мультидисциплинар командасы төне буе, 9 сәгать дәвамында, Светлананың гомере өчен көрәшә. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Көчле кан китү дә хәлне катлауландыра. Табиблар пациентка берничә литр тромбомасса һәм бер литр плазма агыза. Кан китүне бары тик 5 сәгатьтән соң гына тулысынча туктата алалар. Шуннан соң хирурглар операция ясарга керешә.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиохирургы Рәмис Якубов бу гаять катлаулы гибрид операцияне этаплар ясаулары турында сөйләгән.
«Күкрәк аортасы бүлекләрен, күтәрелмә артерияне бер-бер артлы протезлаштырдык, баштагы бөтен артерияләрне үзгәрттек, ә аорта дугасына стент-графт куйдык», – дип сөйләгән ул.
Моннан тыш, операция барышында табиблар гемофильтрация ысулы да куллана. Бу канны бөердән тыш чистарту, бу очракта токсиннардан һәм артык сыеклыктан арындыру өчен канны махсус фильтр аша уздыралар. Операциядән соң пациент әле өч көн реанимациядә яткан. Ә инде ике атнадан аны өенә чыгарганнар. Хәзер Светлана якыннары, туганнары янында, диелә хәбәрдә.