Опера җырчысы Иркен Мостафин: «Авыр замана, кем ничек булдыра ала, шулай исән кала»
Былтыр «Большая Романсиада» халыкара бәйгесендә татар егете Иркен Мостафин Гран-При иясе булды. Үзенчәлекле тавышы белән жюри ияләрен әсир иткән Иркен тумышы белән Пенза ягыннан. «Интертат»ка ул мишәрчә сөйләме, шоу-бизнеска мөнәсәбәте, танылу тарихы һәм гаиләсе турында сөйләде.
- Иркен Мостафин — Пенза өлкәсе Бистән (Бестянка) авылында 1990 елның 19 гыйнварында туган. Казан мәдәният институтын тәмамлаган. 2012 елда Пенза өлкә филармониясендә Губернатор симфония капелласында эшли башлый. 2016 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры хоры артисты. «Зур Романсиада» рус романсы башкаручыларының Гран-при иясе.
«Әдәби телдә сөйләшергә тотынсам, „әйдә, күп белмә, үзебезчә — мишәрчә сөйләш“, диләр»
Идел буе районнарын «мишәрстан» дип әйтергә яраталар. Мин — Пенза татары, Бистән авылында үстем. 2007 елда Казанга укырга килгәч, миңа кытай кешесенә караган кебек карыйлар иде, мин «ч”кылдап, «г”ыкылдап сөйләшә идем. Башкалада әдәби телдә сөйләшергә өйрәндем. Авылга кайткач, әдәби телдә сөйләшергә тотынсам, «әйдә, күп белмә, үзебезчә сөйләш», диләр.
Безнең якларда «исемең ничек» урынына «атың ничек»; «кара» түгел «бак», дип сөйләшәләр.
Мишәрләрне акцент белән сөйләшәләр, акцент белән сәхнәгә чыгып җырлыйлар дип шелтәлиләр. Мин дә мишәр. Мишәр акцентында җырлау минем колакны кисми.
Диалектлар һәр илдә, һәр дәүләттә бар инде ул. Мәсәлән, рус диалектлары арасында: Идел буендагы руслар «о”лаштыра, Мәскәү тирәсендәге руслар «а”лаштыра. Әмма алар диалектта сөйләшәбез дип, рус булудан туктамыйлар бит. Татарлар белән дә шул хәл.
Язма матбугат, рәсми документларда кабул ителгән стандартлар бардыр. Мәдәниятне закон белән чикли башласак, нәрсә килеп чыгачагын үзегез беләсез. Габдулла Тукайның башлангыч иҗатындагы кайбер шигырьләрен бөтенләй аңлап булмый: төрки, гарәп сүзләре күп. Шулай да, ул татар шагыйре булудан туктамаган.
Мин һәрчак татар әсәрен әдәби телдә башкарам, чөнки кемдер мишәр акцентын ошатмаска мөмкин. Бу мәсьәләгә авырсынып карамыйм, әмма һәр кешенең үз фикере.
Пенза татарлары тормышы: «Эш юк, авылның 80 процент егетләре Мәскәүгә эшләргә китә»
Туган ягым Бистән авылында мең ярым татар бар. Әләзән — Көнчыгыш Европадагы иң зур татар авылы. Анда тугыз меңгә якын татар кешесе тора. Марьевка — күрше рус авылы, хәзер инде ул татар авылына әйләнгән, анда да татарлар яши. Руслар аннан күченеп киткән. Индерка (Госман) авылында дүрт мең татар кешесе исәпләнә.
Бистән авылында өч мәчет. Мәктәптә белемне татар телендә бирергә тырышалар. Мин мәктәптә укыган чакта вәзгыять бөтенләй башка иде. Татар телен укымадым, дәресләр кермәде. Ә менә соңгы 10-15 ел эчендә татар теле дәресләре кертелде.
Телне һәм гореф-гадәтләрне саклау берничә факторга бәйле. Бездә халык дин тота. Син татарга өйлән яки кияүгә чык, дип мәҗбүриләүче юк. Катнаш никахлар да бик аз. Парың башка милләттән булса, ул ислам динен кабул итә.
Авылда эш юк. Җәен авылда ир-ат затын табып булмый, бабайлар, әбиләр, хатын-кызлар кала. Авылымның 80 процент егетләре Мәскәүгә эшләргә бара. Нигездә, кое-казыйлар, төзүче булып хезмәт куялар. Кайбер авылдашларымның тимер-бетон эшләнмәләре заводы бар. Кышын да шунда эшлиләр. Әтием дә үзгәртеп кору елларына кадәр шулай эшләгән булган.
Мәктәп, пекарня, дини кафелар бар. Элек совхоз бар иде. Урта Әләзәндә авыл халкы кумыс, казылык ясап көн күрә. Алар җир эшенә якын.
Рус авыллары белән чиктәш булсак та, алар ягыннан бернинди басым, аңлашылмаучанлык булмады. Руслар белән татарлар бездә һәрчак дус булып яши. Төбәк фракциясендә дә татар кешесе, ягъни сәясәттә дә «син — татар икән» дип, юл ябылмый.
«Шоу-бизнес базар кебек эшли: нәрсә сатыла, шуны саталар»
Тамашачыны зәвыклы чын татар сәнгатен тыңларга өйрәтү, аны шул мохиттә тәрбияләргә тырышучылар да бар. Фирдүс Тямаевны тыңларга барган халык БКЗга (зур концертлар залы) килмәячәк бит инде. Җырчыны «сез нишлисез!» — дип сүгә алмыйбыз. Хәзер авыр замана, кем ничек булдыра ала, шулай исән кала.
Халыкка шоу-бизнес барлык уңай һәм тискәре яклары белән кызык һәм ул аңа соңгы акчасын бирергә кызганмый икән, бүгенге хәл дәвам итәчәк. Шоу-бизнес базар кебек эшли: нәрсә сатыла, шуны саталар. Җырчыларны гына гаепләп булмый, монда тамашачының да өлешчә гаебе бар — халыкның зәвыгы бит ул.
Бер блогер Россиядә төшерелгән фильмнарны тәнкыйтьләп: «Ни өчен оятсыз кино төшерәләр? Чөнки ул күп табыш китерә», — ди. «Начар» фильмны төшерүче авторлар киләсе «начар» фильмны төшерү өчен акча ала. Аннары өченче «начар» фильм төшерелә… Бу эстрада сәнгате өчен дә хас.
Шәһәр яшьләре, татарлары өчен массакүләм культурадан аерылган Yummy music төркеме, Илгиз Шәйхразиев, Зәринә Вилданова бар. Алар өлешчә Европа музыкасын башкара. Һәркайсы булырга тиеш. Аларны бер калыпка салудан мәгънә булмаячак.
Тамашачы Опера һәм балет театрында бер спектакльне дә калдырмый, гел йөреп тора. Татар театрларына да халык килә. Көне-төне эстрада артистларын әйләндергән «Мәйдан», TMTV шәхси каналларын халык йотлыгып карый. Әйтик, «Культура» каналының татар телендәге аналогы чыкса, аны да караячаклар! Моның өчен вакыт кына кирәк.
Татар радиоканалларының телевидениегә караганда төрле булуы яхшырак. Сайлап алу мөмкинлеге бар. Телевидениедә дә шушыларга өстәп, көн дәвамында татар классик сәнгатен күрсәтә торган каналның да үз тыңлаучысы булыр иде. Һәр товарның сатып алучысы бар.
«Үземнең җырлаганны тыңлый алмыйм»
Үземнең мәдәният юлын сайлавым бик очраклы булды: 2005 елда өченче буын туган сеңлемнең туенда Казаннан артистлар катнашты. Алар арасында Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе хезмәткәре Фәннүр Хәсәнов та бар иде. Бергә сөйләшеп киттек дә, ул миңа Мәдәният институтына керерегә киңәш итте. Профессиональ җырлыйсым килде.
Винера Ганиева җитәкләгән кафедраның Мөнир Соколов классында биш ел укыдым. Икесен дә якын итәм. Татарстанга эләгүем шулай булды. Диплом алдың да, күкрәк киереп, «мин барысын да беләм» дип йөри алмыйсың. Анализлыйсың, карыйсың, тыңлыйсың… Бертуктаусыз эшлисең. Институтны бетергәнгә тугыз ел булса да, ул вакыттагы язмаларны тыңлый алмыйм.
Мәдәният институтын консерватория белән чагыштырып, аның дәрәҗәсен түбән төшерергә яраталар. Имеш, «кулёк»-ка бер белемсез авыл балалары керә… Айдар Габдрахманов, Илшат Рәхимбай кебек режиссерлар һәм башка эстрада артистлары эшләгән институт ул, алдан нәтиҗә чыгарырга ашыкмасыннар иде. Теләгән кеше белемне кайда укыса да ала. Теләгең булмаса, консерваториядә дә вакытны бушка уздырырга була.
«Вакытың җиткән икән, сиңа юл ачыла»
Миңа гел бәхет елмая. Тир түгеп эшләүчеләр уңышка ирешми, бер урында тапталучының барысы да яхшы килеп чыга, дип әйтергә ашыкмыйм. Очучылар күп, ә космонавтлар бармак белән санарлык. Артистлар белән дә шулай ук. Һәр артистның үз вакыты. Әгәр вакытың җиткән икән, сиңа юл ачыла.
Институтны тәмамлаганнан соң, Пенза өлкәсе филармониясенә солист булып эшкә алдылар. Мәдәният өлкәсендә эш табу бик кыен. Беркемнең дә җырчы дипломын алып, банкетларга чабып, музыка мәктәбенә укытырга барасы килми. Дипломым буенча мин халык җырларын башкаручы һәм укытучы. Ә филармониягә академик вокал юнәлешендә кабул иттеләр. Үземне генерал димим, шулай да, филармониядә эшләү иҗат тормышымда зур ыргылыш ясады.
«Популяр булырга омтылмыйм»
Легендаларыбыз бар, без алар белән горурланабыз. Совет заманында күпме шәхесне белмичә, ишетмичә калдык икән? Бу да минус.
Хәзер син конкурентлыкта җиңеп чыга аласың икән, рәхим ит, сәхнә ишекләре ачык! Үз аудиторияң, тыңлаучың булачак. Төрлелек әйбәт бит инде ул. Шулкадәр артистны белмәс тә идек. Артистлар күбрәк булган саен, яхшырак.
Мин үземне танылганнар рәтенә кертмим. Мине кеше белми. Артист дусларым белән бергә булганда, үзем турында, шаярып: «Карап торыгыз, хәзер исемсез артист чыга», — дим. Халык тыңлап гадәтләнгән форматта җырламыймдыр, ләкин кул төшереп уфтанып утырмыйм. 30 яшемә җитеп, үсеш кичерә башладым гына әле. Популяр булырга омтылмыйм. Артык популяр булып ерак китә алмаячакмын дип уйлыйм.
Татар дәүләт опера һәм балет театрының хорында җырлыйм. Шул ук вакытта камера, романс һәм җыр сәнгатендә дә эшлим. Хәзер бит даими эш урынын эзләүчеләр бихисап! Аллага шөкер, төп эшем белән концертлар да куйгалыйм, хөкүмәт чараларында катнашам. Бергә алып бара алам. Сәнгать кешеләренә начар түлиләр дип зарланышалар. Опера театрында яшәрлек акча түлиләр, зарланмыйм.
Татар телендә рәхәтләнеп Рөстәм Яхин романсларын, Сара Садыйкова җырларын башкарам. Эш җитәрлек.
Ротацияләргә акча чыгарып утырырга җыенмыйм. Моның мәгънәсен күрмим. Акчаны җилгә очырган кебек бит ул. Мин ипотека түлим, артык акчам булса да, кертмәс идем.
Октябрьдә «Большая романсиада» дигән конкурста Татарстаннан тәкъдим итеп, Гран-при алу бәхетенә ирештем. Ул Россиядә иң дәрәҗәле бәйгеләрнең беренче бишлегенә керә. Бәйгегә бару турында профессор Маргарита Коварскаядан белеп алдым. Ул Рөстәм Яхинның күршесе булган, алар бергә хезмәттәшлек иткән.
Бәйгедә мин Яхинның 1980 еллар башында язылган романсын башкардым. Утыздан артык башкаручы катнашты. Көтелмәгән хәлләр булды: миңа фортепианода уйнарга тиешле Маргарита ханым хастаханәгә эләкте. Ноталарны хәтереннән кәгазьгә язып, интернеттан җибәрде. Жюридагы бер ханым үзе уйнады миңа.
Маргарита ханым татар музыкасын бик яхшы тоемлый. Ул Советлар Союзы вакытында Киевта Яхин концертларын оештырган булган. Шуңа күрә татар композиторыбыз Рөстәм Яхинны рус дөньясында беләләр.
«Эштә дә сәнгать, өйдә дә сәнгать була алмый. Кешегә ял кирәк»
Сәнгатьтән китеп торырга яратам мин. Эштә дә сәнгать, өйдә дә сәнгать була алмый. Кешегә ял кирәк.
Хатыным белән танышканда ул инде мине белгән булган. Сөйләшеп киттек һәм күрешүләр, очрашулар ешайды. 2011 елдан бергә. Хатыным сәнгатьне белә. Аның белән бер институтта укыдык. Ул белгечлеге буенча туризм һәм кунакханә бизнесы өлкәсендә менеджер. Булачак тормыш иптәшем сәнгать белән бәйле булырга тиеш түгел дип максат куйдым.
Хатыным музыка юлын сайласа, көндәшлек барлыкка килер иде ул. Эчтән намусың тырный башлый, йомшак күңелле кеше булсаң, борчылырга тотынасың. Сәнгатькә җаны-тәне белән бирелеп эшләүчеләрне беләм: алар башлары белән гел күктә очып йөри, җир кешесе түгелләр. Андый кеше белән торуы авыр. Бу дөнья турында да уйларга кирәк.
Әле күптән түгел кызыбыз Эсмира туды. Гаиләдә йөз процент сөйләшәбез дип әйтә алмыйм. Хатыным — шәһәр кызы. Кәефе булса, татарчасы бик яхшы чыга.
Гаиләне мәхәббәт, бер-береңне аңлау, тоемлау яшәтә. Проблемаларны үз эчеңдә җыярга ярамый. Нәрсә дә булса канәгатьләндерми икән, уртага салып сөйләшү хәерле. Парлар гаилә коргач та дус булып кала белсеннәр иде. Кыенлык туа икән, бергәләп хәл итсәгез барысын да җиңеп чыгасыз. Беркайчан да бер-береңә үпкә белдерергә, бер-береңне битәрләргә ярамый. Ялгыш сүз чыктымы, мөнәсәбәтләр бозыла. Шуның өчен сөйләшегез!
Иркен Мостафин — 1990 елның 19 гыйнварында Пенза өлкәсе Бистән авылында туа. 2007 — 2012 елларда Казан дәүләт Мәдәният һәм сәнгать институтында белем ала, 2012 — 2016 елларда Пенза өлкәсе филармониясендә солист булып эшли, бүгенге көндә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында җырчы булып хезмәт куя. Өйләнгән, кызы бар.