Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Онытмаган» – махсус операциядән кайткан хәрбине эте каршылый

news_top_970_100
«Онытмаган» – махсус операциядән кайткан хәрбине эте каршылый
https://vk.com/id276879645

Махсус операциягә киткән хәрбиләрнең кайтуын якыннары гына түгел, дүрт аяклы дуслары да түземсезлек белән көтеп тора. Ялга кайткан Илдар Габдрахманов әнә шул куанычлы мизгелләрнең видеосы белән бүлешә. Озак вакыттан соң беренче тапкыр хуҗасын күргән питбуль токымлы эт сөенеченнән нишләргә белмәгән.

«Ярты ел узса да, тугры дустым онытмаган», – дип яза ул.

Махсус операциягә китәр алдыннан да ике дус бик авыр аерылышкан. Хуҗасының хәрби киемнәрдән машинага утырып китеп баруын эт бик авыр кичерә, улый, тынгысызлана.

«ВКонтакте» челтәрендәге фотолардан аңлашылганча, Илдар Габдрахманов этен, вакытлыча карап тору өчен, дусларына биреп калдырган. Әлеге этнең бәхете бар икән. Исән-имин әйләнеп кайту белән, хуҗасы аны, һичшиксез, кире үзенә алыр. Ә менә күп кенә йорт хайваннарына туган йортларыннан аерылып, хайваннар өчен приютларга, чит өйләргә, кайберләренә бөтенләй урамга күченергә туры килмәдеме икән? Хәтерләсәгез, мобилизация башлану белән, йорт хайваннарын бирү турында күпсанлы игъланнар барлыкка килгән иде.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100