news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Оныкны кунакка алып китеп баралар иде». Авариядә әби үлгән, бабай һәм бала имгәнгән

Татарстанда яшәүче 67 яшьлек ир-ат идарә итә торган машина юл кырыена төшеп капланган.

news_top
«Оныкны кунакка алып китеп баралар иде». Авариядә әби үлгән, бабай һәм бала имгәнгән
Башкортстан буенча ЮХИДИ

Башкортстанның Зианчура районында авариядә бер хатын-кыз һәлак булган. Җиңел машинадагы ир-ат һәм кыз бала имгәнгән.

Авариягә очраган машинада әби белән бабай һәм аларның оныгы була. Алар 15 яшьлек кызны каникулга алып кайтып бара. Авариядә бала да җитди имгәнә, аның умырткалыгы сына. Машина белән бабай идарә иткән. Ул да имгәнгән. Бала белән бабайны хастаханәгә озатканнар. Бу турыда «Күгәрчен хәбәрләре» язды.

Башкортстан буенча ЮХИДИ башлыгы Динар Гыйльметдинов белешмәсе буенча, фаҗига 29 майда кичке дүртләр тирәсендә була. Новопетровка-Башкорт Үргене юлында Kia Rio машинасы юл кырыена төшеп каплана. Машина белән Татарстанда яшәүче 67 яшьлек ир-ат идарә итә.

Фаҗига урынында машина йөртүченең хатыны үлә. Ул алдагы пассажир утыргычында була. Пенсионерлар Зилаер районына кайтып бара торган булган. Алар 15 яшьлек оныкны кунакка алырга килгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар