Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Оныкларны сәяхәткә алып бару өчен әби белән бабайга нотариустан рөхсәт кирәкме?

news_top_970_100
Оныкларны сәяхәткә алып бару өчен әби белән бабайга нотариустан рөхсәт кирәкме?
Михаил Захаров, архив

Өлкәннәр оныкларын сәяхәткә алып бара аламы? Моңа нотариустан рөхсәт кирәкме? Бу турыда җавапны «Челнинские известия» нотариус Әлфия Нуретдиновадан белешкән.

Ата-аналарның (яки законлы вәкилләр) Россия территориясендә балигъ булмаган балаларын озатып йөрү өчен өченче затларга нотариуста расланган килешү бирү бурычы законда юк. Ягъни бу очракта баланың ата-анасыннан (законлы вәкиленнән) нотариуста расланган рөхсәт кирәкми. 

2  яшькә кадәрге балалар, 12 яшькә кадәрге инвалид балалар самолетта балигъ булмаган пассажир белән бергә бара ала. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар олыларсыз да очарга мөмкин. 

Шулай да ата-ананың нотариуста расланган рөхсәте кирәк булган очраклар бар.

14 яшькә кадәрге балаларны кунакханә номерына урнаштыру өчен туу турында таныклык, аны озатып килгән өлкән кешенең шәхесен раслый торган документ, законлы вәкилләренең рөхсәте таләп ителә.

Сәяхәт вакытында балага медицина ярдәме күрсәтү өчен дә ата-анасының рөхсәте кирәк. Бу очракта ата-ана яшәү урыны буенча нотариуска мөрәҗәгать итә, аннары документны дәвалау оешмасы адресына җибәрә.

Ышаныч кәгазе белән сәяхәт итү хәерлерәк. Аны төзегәндә, баланың, аны озатып йөрүченең белешмәсе, сәяхәт максатын, баланы ышанып тапшыра торган вакыт чикләрен күрсәтергә кирәк. Ышаныч кәгазен әти яки әни кеше имзалый. Аны нотариуста раслаганда, озатып йөрүче кеше үзе килү таләп ителми.

Балигъ булмаган бала ата-анасының берсе белән Россиядән читкә чыкса, атаның яки ананың рөхсәте таләп ителми. Шулай да законлы вәкил баланың читкә чыгуына каршы булуын белдерә ала. Мондый гаризаларны Россия Эчке эшләр министрлыгының тиешле бүлегендә теркиләр. Бәхәс чыкса, суд тәртибендә хәл ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100