Онык яман шеш белән авырган бабасы турында: «Соңгы сүзе әнигә багышланган иде»
Әлеге язма төркемдәшем Айзилә Шәймөхәммәтова бабасы турында сөйләгәннән соң туды. Ул «Интертат»ка якын кешесенең авыр язмышы турында сөйләргә ризалашты. Бабасы озак вакыт яман шеш авыруы белән интеккән. Ә соңрак бөтенләй хәтереннән мәхрүм калган.
Бу язманы беренче тапкыр тыңлаганда да, аннары утырып язганда да күңел тулды. Кешене кеше иткән әйбер –ул хәтер. Кеше хәтерен югалтса, ул шәхес булудан туктый. Бу хикәяне укыганнан соң, сүз нәрсә турында барганны үзегез дә аңларсыз.
«Мин Казаннан кайткач, ул әбигә: «Бу хатын безгә нәрсәгә кайтты?» – диде»
2013 елда бабайга «яман шеш» диагнозы куйдылар. Ул бик нык борчыла, бөтен нәрсәне йөрәгенә якын кабул итә торган кеше булганга күрә, без аңа чире турында әйтмәдек. Дөрес эшләгәнбезме, юктырмы… Шулай ул 2020 елга кадәр яшәде. Соңгы еллары аңа аеруча авыр бирелде.
Бабай бер темага нәрсәдер сөйләгәндә, кисәк кенә икенче темага күчә башлады. Без бер-беребезгә карашып, сәерсенә идек. Бу – аның хәтерен югалта башлауның беренче билгесе булды. Бабакай, сирәк кенә, бер-берсенә бәйле булмаган җөмләләр төзеде. Соңрак, элекке хатирәләрен оныта башлады. Ул үзен бик карап йөртеп, әйберләрен чиста, пөхтә тота иде. Аннары бөтенләй җыештырмас булды.
Чире көчәя барган саен, бабай мине онытты. Мин Казанга укырга киткәч, Актанышка сирәк кайта идем. Өйдә безнең әбекәй, бабакай, әни һәм минем сеңлем торды. Ул аларны гел хәтердә тотты. Ә апам белән мине исенә төшерә алмады.
Казаннан кайткач, ул әбигә: «Бу хатын безгә нәрсәгә кайтты?» – дигән сораулар бирә иде. Без аның кая таба барганын аңладык.
Киткәндә, «Бу хатын безнең бөтен әйберебезне алып китә!» – дип, чын күңеленнән борчылды. Без моңа ияләшә алмадык. Әмма каршы сүз әйтми идек. Шулай ук, алга таба, ул әбине дә оныта башлады. «Нинди кеше син?», «Нәрсә эшләп йөрисең?» – дигән сораулар бирде. Аңа авыр булмасын өчен, уен-көлке белән җавап бирергә тырыштык. Ул куркып калыр, дип уйладык.
«Бабай үзе өйдә булса да, гел өен эзләде»
Бабай – тырыш, хезмәтне ярата торган кеше, кулы бөтен нәрсәгә килә иде.Үзебезнең өйдә барлык эшләрне алып барды, тирә-юньне чиста тотты. Хатын-кызлар да аның кебек булдыра алмый!
Урамнан һәр үтеп киткән кешегә ачык йөз белән карап, сәламен җиткерде. Чире көчәйгәч тә исәнләште ул. Әмма аңа шат йөз белән җавап бирсәләр дә, ул аларның җавабын тискәре кабул итә башлады. Нык котыра иде!
Бабай үзе өйдә булса да, «мин өемә кайтып киттем» дип, гел каядыр җыена иде. Картлык чиредер инде ул! Башта бабай урамнан урап кына кайта иде. Ул аңа өенә кайткан кебек тоелгандыр инде.
Соңыннан аның югалган вакытлары дә ешайды. Мин Казанда булганда, әниләр аны шактый озак эзләгән. Бабайны авылның икенче урамында тапканнар. Аның алай ерак киткәне юк иде. Әни авылдашлардан «әтине күрмәдегезме?» дип сорашкан. Бәхеткә, ярдәм итүче табылган.
Берсендә без сеңлем белән кибеттән кайтып килә идек. Каршыга бабакай очрады. Ул шундый җитез итеп атлый! Ә ул бит инде 82 яшендә. Туктаттым мин аны.
Кая барасың? Әйдә, өйгә кайтабыз! – дидем.
Мин болай да өйгә кайтам, – ди.
Безнең өй бөтенләй икенче якта, бабай.
Юк, бу якта.
Шулай без аның белән сүз көрәштердек.
Кайда соң синең өең?
Буага кайтып киттем мин.
Нинди Буа?
Эй, – дип кулын селтәде дә бабай, китеп барды.
Сеңлемә кайта торырга әйттем. Үзем, бабайга сиздерми генә, артыннан күзәтеп йөрдем. Ул озак кына юл кырыенда үләндә утырып торды. Түзмәдем. Аның янына барып утырырга булдым.
Без аның белән чын күңелдән сөйләштек. Ул әзрәк балачагын да искә төшереп алды. Үзенең туганнары турында сөйләде. Гаиләдә алар биш бала булган. Икесе кечкенә чакта үлгән. Аннары юл һәлакәтендә үлгән улын (әтине) сагынуын әйтте.
«Улымның кайда икәнен дә белмим», – дип өзгәләнде. Туганнарын үлгәнен белә, ә әтине юк – хәтерләми. Бу турыда ишетү икеләтә авыр булды.
Бер көне әбекәйгә нык котырып йөргән иде. Бабай һаман шул «балык башын чәйнәде»:
Кайтып китәм, – ди.
Кая китәсең? – дип кычкырды әби.
Кая барсам да барыбер түгелме?
Мин бу күренешне видеога төшергән идем. Бабай моны күреп, көлеп җибәрде. Әбекәйгә күрсәтеп, «сайрасын әле, хатын, сайрасын» дип әйтте. Әйтерсең, кыз белән егет сөйләшә. Ул аны махсус үртәгән кебек тоелды.
Авыртуга түзә алмыйча, идәнгә ятып ыңгырашты...
Без бакчада идек. Гел карт кеше артыннан күз-колак булып булмый, эшләр дә бар. Без бакчада бер-ике сәгать эшләгәнбездер. Шул сәгать эчендә юк булган бу. Ноябрь ае иде. Төнгә таба беренче кар яуды. Салкынайткан чак, караңгы да тиз төшә. Участковыйларга шалтыратып бетердек.
Дус егетем белән һәрбер чокырны карадык. Авыл группасына бабайның югалуы турында язган идек.
Безнең авылга кияү булып кайткан егеттән җавап килде:
«Балыкка барып ятканда, мине бер бабай туктаткан иде. Ул бозау эзләгәнен әйтте. Үзен Иске Кормаш юлына илтеп куярга сорады».
Без Яңа Кормашта торабыз. Бу егет бабайны урман янында калдырган булып чыга. Хәбәрне ишетүгә, машина белән шунда «очтык».
Башта дустым бабайның җирдә яткан бүреген күреп алды, ә аннары үзен. Бабай сап-салкын җирдә утыра иде. Йөзендә елмаю. Өшегән, бичара.
Кая бардың, бабай? – дип сорадым. Үземнең күңелем тулды.
Өйгә кайтырга чыккан идем, буталдым инде… – диде, гаепле бала сыман башын иеп.
Әйдә өйгә кайтабыз?
Әйдә.
Без паникага бирелгән идек, ә бабай көлә, елмая, аңа кызык. Дустым машинаның җылыткычларын кушып, аны җәймәләр белән төрде. Шулай бабайны алып кайтып киттек. Кайткач, бөтен тәнен спирт белән ышкыдык.
Бу вакыйгадан соң, бабай бик каты чирли башлады. Җитмәсә, пандемия вакыты. Бабайда көчле пневмония башланды. Шуның өстенә коронавирус, яман шеш авыруы, картлык чире дә бар иде.
Бабакай унике көн буе авызына бернәрсә дә капмады. Су эчереп карамакчы булабыз, ул кире төкерә. Иреннәре кипте, эренләп чыкты; ябыккач, күзләре эчкә батты, сөякләре тырпаеп тора башлады. Кешенең күз алдында чәчәк кебек шиңгәнен күзәтү бик тә авыр икән.
Үләр алдыннан, бөтен авыртулары сиздерә башлады бугай аның. Киемнәрен салып ташлый иде. Авыртуга түзә алмыйча, идәнгә ятып ыңгырашты.
Төннәрен саклый башладык. Бервакыт ул йоклаганда, аның тын алышына игътибар иттем. Бөтен күкрәге белән авыр сулый иде. Мин аның янына килеп утырдым. Ул эчкә баткан күзләре белән миңа карап торды. Аларда яшәү яме юк иде.
Күз яшьләре үзеннән-үзе акты. «Бабакаем, бер кочакла әле мине», – дип еладым. Ә аннан һәрбер хәрәкәт көч таләп итә иде. Ул аңлагандай, ипләп кенә кулын күтәреп, аркама куйды. Мин бик бәхетле идем шул мизгелдә. Бабай мине аңлады!
Без ул үлемгә әзер идек. Аның кызларына да шалтыратып, бу хакта алдан ук хәбәр иттек. Бик яраткан төпчек кызы бар иде аның. Бабай аны күргәч, биш минуттан соң күзләрен мәңгегә йомды. Бабакайның соңгы сүзе әнигә багышланды. Ул аңа күтәрелеп карап: «Рәхмәт, кызым», – диде. Якты дөньядан шактый газап чигеп китте ул. Урының җәннәттә булсын, бабакай!