Оныгын тәрбияләүче пенсионерга өстәмә акча түлиләрме?
18 яше тулмаган балаларны, 23 яше тулмаган студентларны тәрбияләүче кешеләргә өстәмә акча түләнә.
Оныгын тәрбияләүче пенсионерга пенсиягә өстәмә акча түләнә. Бу турыда Татарстан буенча Пенсия фондының Чаллы буенча идарәсе җитәкчесе Эдуард Фәттаховка сылтама белән «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.
Рәсми тел белән аңлатканда, «картлык буенча иминият пенсиясенең билгеләнгән күләме арттырыла». Түләү күләме март аенда 1895 сум 42 тиен булган. Картлык буенча пенсиядәге пенсионер тәрбиясендәге бала «эшләми торган гаилә әгъзасы» кысаларында билгеләнергә тиеш.
Бу — 18 яше тулмаган балалар, югары һәм урта белем бирә торган уку йортларында укучы студентлар. Балалар бу исемлеккә укып бетергәнче кертелә, ләкин 23 яше тулгач исемлектән төшереп калдырыла.