«Оныгымнан тынгылык юк...»
Илдар Әминә әбисенә өйдә дә тынгылык бирми. Ул аннан гел акча таптыра, өйгә төн уртасында гына кайта, киеменнән тәмәке исе аңкый, сыра да эчкәләгәне сизелә. Бу бала белән тагын ниләр күрәсе булыр, картлык көнендә нинди кайгыларга батырыр – Әминә әби шуларны уйлап йоклап китә, шул уйлар белән уяна.
Әминә әби һәм Әхмәт бабай бердәнбер кыз үстерделәр. Әмма аларга авыр кайгы күтәрергә туры килде – кызлары 31 яшендә автоһәлакәттә вафат булды. 2 балаларын ятим итеп, кияүләре дә, һәлакәттән соң берничә көннән, аңына килә алмыйча үлде. Ул вакытта балалар берсеннән-берсе бәләкәй иде әле. Илдарга – 3, Зәринәгә 9 яшь кенә.
Бу хәлләрдән соң, әби белән бабай оныкларны үзләренә алды, аларны ничек тә кеше итәргә тырыштылар. Пенсия яшендә булсалар да, аяктан егылганчы диярлек эшләп йөрделәр. Балалар мәктәптә ким-хур булмасын дип, яхшы итеп киендерделәр, икесенең кулына да кредитка иң кыйммәтле айфонны алып тоттырдылар. Гомумән, балалар нинди техника, нинди компьютер сорады – берсенә дә акча жәлләмәделәр.
Иң мөһиме – ятимлекләрен тоймасыннар, балачаклары авыр булып үзәкләренә үтеп калмасын. Алар шулай уйлады. Оныкларны хуҗалык эшләренә дә өйрәтеп бимазаламадылар. «Үскәч өлгерерләр әле, тормыш барысына да өйрәтә ул!» – диделәр, бу хакта күрше-тирә сүз кузгата башласа.
Балалар иркә булып үсте, бәлки, әби белән бабайның төп ялгышы да шул булгандыр. Хәзерге вакытта кызга – 19, малайга – 13. Зәринә, мәктәпне тәмамлап, кафега эшкә керде, Илдар мәктәптә укый. Әхмәт бабай 1 ел элек дөнья куйды.
Ялгыз калган, тормышының көзенә якынлашып барган Әминә әбине борчып торган нәрсә – Илдарның тәртибе. Әле үсмер чагына аяк кына атласа да, әбисенә гел аның өчен кызарырга туры килә. Күршеләре дә, укытучылары да, башка балалар да Илдарның тәртибен өнәми. Ул «проблемалы» бала булып үсә.
Хәтта 3 ай элек коточкыч хәл дә булды – берничә малай мәктәптән соң җыелып, үзләреннән 1-2 яшькә кечкенә бер баланы типкәли-типкәли кыйнаганнар. Кыйналучы малайның әти-әнисе, озак уйлап тормыйча, бу балаларның гамәлләрен полициягә хәбәр иткән.
Әминә әби белән Илдарга шактый гына хокук сакчылары белән дә аралашырга, аңлатмалар язарга туры килде. Соңыннан аларны хисапка да куйдылар. Җитмәсә, «бу сугышны төп оештыручы кеше дә Илдар булган» дип, әби кешенең йөрәгенә тагын бер шырпы кададылар.
Хәер, Илдар Әминә әбисенә өйдә дә тынгылык бирми. Ул аннан гел акча таптыра, өйгә төн уртасында гына кайта, киеменнән тәмәке исе аңкый, сыра да эчкәләгәне сизелә. Бу бала белән тагын ниләр күрәсе булыр, картлык көнендә нинди кайгыларга батырыр – Әминә әби шуларны уйлап йоклап китә, шул уйлар белән уяна. Илдар 10 яшькә кадәр бер дигән, сөйкемле, тыңлаучан бала иде бит, нәрсә булды аңа, нигә шулай үзгәрде? Әллә ата-ана назы җитмәдеме, ятимлек ачысы шулай иттеме? Әминә балаларга кайсы моментта дөрес тәрбия бирмәде? Илдар бервакыт урамда уйнаганда башы белән каты итеп бәрелгән иде, агрессиясе шуннан башланмадымы икән? Бәлки, ул – авырудыр, табибларга күрсәтеп карыйсы түгел микән?
Бүген Әминәнең Аллаһы Тәгаләдән бар сораган нәрсәсе – тыныч картлык. Шушы оныклары аны кайгыларга салмасын, исән-сау һәм тәүфыйклы булсыннар иде – төп теләге шул.