Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Роза Сябитованың оныгына мәчеттә исем кушканнар

news_top_970_100
Роза Сябитованың оныгына мәчеттә исем кушканнар
https://vk.com/rsyabitova

Яучы Роза Сябитова әби булган. Аның кызы Ксения белән кияве Максим Шевченко гаиләсендә кыз бала туган.

Роза Раифовна ВКонтакте сәхифәсендә оныгы белән төшкән фотоларын урнаштырып: «Ксения искиткеч әни булачак. Мин рәсми рәвештә әби булдым. Яраткан балаларыма хәзинәбез өчен рәхмәт», – дип язган.

Роза Сябитованың оныгына Мирослава дип исем биргәннәр. Исем кушу тантанасы Щелково шәһәренең Равил мәчетендә узган. 

«Бүген безнең гаиләдә зур бәйрәм. Оныгым исем кушу йоласын узды. Ата-бабаларыбызның яклавы астында бәхетле һәм сәламәт булып үссен», – дип язып, фотолар куйган ул. 

«Теленеделя» журналындагы әңгәмәсендә Роза Сябитова оныгының ике исемле булачагын әйткән. Аның сүзләренчә, Мирослава – православ исеме. «Киявебез православие динендә.  Ләкин без – татарлар, мөселман динен тотабыз. Балага мөселманча исем кушачакбыз. Оныгымның ике исеме булачак. Ул ике сүздән тора, беренче өлеше татарча «чәчәк» дигәнне аңлата», – дип сөйләгән ул. 

 

Фото: © https://vk.com/rsyabitova

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100