Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Оныгы бик нык рәнҗеткән»: Казанда ветеранны фатирыннан куып чыгарырга тырышалар

Казанның Латыш Укчылары урамындагы фатирыннан чыгып киткән һәм 2 көн элемтәгә чыкмаган 93 яшьлек Вера Бакаеваны «ТР Десантчылар берлеге» иҗтимагый оешмасы вәкилләре һәм аның рәисе Юрий Суворов белән бергә журналистлар һәм волонтерлар да эзләде. Ветеран белән нәрсә булган? Бу хакта «Республика Татарстан» материалында.

news_top_970_100
«Оныгы бик нык рәнҗеткән»: Казанда ветеранны фатирыннан куып чыгарырга тырышалар
Фото: «АиФ-Казань»

Алдан ук әйтеп куябыз, әби табылды. Ул үзенең авыр тормышы, Бөек Ватан сугышы елларында әти-әнисен югалтуы турында. Бу хакта «Республика Татарстан»да Ирина Демина яза.

– Минем күз алдымда фашистлар әтине асып куйдылар һәм әнине тере килеш яндырдылар. Мин концлагерьга эләктем, анда балалар өстеннән химик препаратлар кулланып тәҗрибәләр үткәрделәр. Табиблар соңрак әйткәнчә, ирем Григорий белән балаларыбызны югалтуыбызга шул сәбәп булган: бер улыбыз 21 яшендә, икенчесе 32 яшендә үлде, ә кызыбызны 36 яшендә югалттык, оныгыбыз Димага 3 ай гына иде. Мин оныгымны балалар йортына бирүдән катгый рәвештә баш тарттым, ул вакытта инде Григорий да үлгән иде. Дмитрийны үзем үстердем. Хәзер аңа 25 яшь. Ул мине рәнҗетә, саклык кенәгәмдәге акчаларны ала, ә үзенең 1 көн дә эшләгәне булмады... – дип сөйли ул.

Махсус хәрби операция башлану белән Вера Георгиевна Бакаева хәрбиләргә нәрсә белән ярдәм итә алуын бик яхшы белә.

– Минем 76 ел хезмәт стажым бар, шуның 60 елын Казан тире фабрикасында тегүче булып эшләдем, ул сугыш вакытында солдатлар өчен тиредән киемнәр чыгара иде. Менә мин элеккеге туннардан хәрбиләр өчен олтыраклар (стелька) тегә башладым. Тәҗрибә булу яхшы. 2 меңнән артык эшләнмә әзерләдем, аларның һәрберсенә, «дошманга каршы көрәшкәндә сезне җылытсыннар» дигән язу куйдым, – дип сөйли Вера Георгиевна.

Әлеге игелекле эше аша аның турында волонтерлар һәм Татарстан Десантчылар берлеге әгъзалары да белеп ала, алар махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм оештыру белән актив шөгыльләнәләр. Алар өлкән яшьтәге әлеге әбине игътибарсыз калдырмый.

– Без бөтен күңелен биреп хәрбиләргә ярдәм иткән кешене игътибарсыз калдыра алмадык, – дип сөйли Юрий Суворов. – Вера Георгиевна теккән әйберләрне махсус операция зонасына юлладык.

Оныгы Дмитрий аңа моны эшләүне әле тыймаган. Аны да аңларга була. Аның яңа гына баласы туган, ә тире чималы кечкенә бала өчен көчле аллерген булып тора (ә бөтен гаилә 3 бүлмәле типик «хрущевка»да яши).

Әбинең дуслары бу мәсьәләдә аның оныгын хуплап чыккан. Әмма Дмитрийның рәсми опекуны булган әбисеннән торакны бүләк итеп рәсмиләштертүен һәм 11 гыйнварда аны картлар йортына җибәрергә җыенуын белгәч, моңа ачу белдергән. Һәм Яңа елның беренче көнендә Вера Георгиевна шалтыратуларга җавап бирми башлагач, без, мондый тынлыкның сәбәпләрен белер өчен, аның фатиры ишеге янына җыелдык (ә пенсионер, чынлыкта, бик аралашучан).

– Без сугыш ветераны һәм инвалиды статусына ия булган Вера Георгиевна Бакаева янына 2018 елдан бирле даими рәвештә килеп йөрибез, һәм ул һәрвакыт шат күңелле, позитив булды. Аңа теләсә кайсы вакытта килергә мөмкин иде, һәм ул безне елмаеп каршы ала иде. Рәхәтләнеп, яшьлек елларын искә ала торган дусларын кабул итәргә ярата, җырлар җырлый иде, ә ул бик яхшы җырлый, – ди ТР Ветераннар берлеге комитеты каршындагы волонтерлар отряды җитәкчесе Хөрия Халитова.

– 2 ел элек, хәрби училищеда укыган оныгы Санкт-Петербургтан кайткач, хәл кискен үзгәрә. Әбисе Дмитрийның аны кыерсытуына зарлана башлый, оныгы аңа картлар йортына бирү белән яный, чөнки фатир хәзер тулысынча аның исеменә рәсмиләштерелгән. Нәтиҗәдә, безнең аралашуыбыз подъезддагы сөйләшүләр белән генә чикләнде. Соңгы тапкыр ул 31 декабрьдә элемтәгә чыкты, – ди Хөрия ханым.

Фото: © rt-online.ru, Ирина Демина

Озак көткәннән соң, безнең янга Дмитрий чыкты. Ул әбисен картлар йортына урнаштырырга ниятләвен кире какмады һәм моны ул «бу – аның үз теләге» дип аңлатты.

– Башта дәүләт учреждениесен сайладык, әмма соңыннан шәхси учреждениеләрнең берсендә тукталдык, – ди әбинең оныгы. – Фатирны «бүләк ителә» дип рәсмиләштердек, хәзер әбиемнең кайда икәнен белмим. Мин аңа шалтырата да алмыйм, чөнки ул телефонын өйдә калдырган. Дусларының телефон номерларын белмим... Деменция белән авыручы кеше белән бер түбә астында яшәп карасагыз, белер идегез....

– Вера Георгиевнаның бернинди деменциясе юк, ул, яшенә карамастан, үзен тулысынча карый алырлык хәлдә, – дип каршы килде ТР Десантчылар берлеге матбугат сәркатибе Динә Смирнова. – 30 декабрь көнне сөйләшкәндә, ул оныгының гаиләсе белән бер фатирда яшәргә түзә алмавын сөйләде, ул хәтта аңа кул күтәрә башлаган. Өстәвенә, мин кичә 18.27 сәгатьтә өй телефонына шалтыраттым (Вера Георгиевнаның кесә телефоны җавап бирмәгәч), Дмитрий «әби йоклый» дип алдады, ә бу вакытта ул инде өйдә булмаган.

Фото: © rt-online.ru, Ирина Демина

Дмитрий әбисенә беркайчан да кул күтәрмәвен әйтә. Бервакыт ул аның бүлмәсенә тузан суыртырга керүен әйтә, ә әбисе каршы килгән һәм егылган, үзе үк «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Сүз уңаеннан, соңрак «РТ» корреспонденты белән сөйләшкәндә, пенсионер үзе егылганмы, әллә оныгы эткәнме икәнен исенә төшерә алмады, әмма аның сүзләренчә, егылганнан соң ул 2 сәгать аңсыз яткан һәм, уянгач кына, «ашыгыч ярдәм» чакырткан.

1974 елдан бирле Вера Бакаева белән бер йортта яшәүче күршеләре, әбинең еш кына аларга кереп, оныгыннан зарлануын әйтә. Еш кына өйләреннән кычкырышу тавышлары да ишетелгән.

Нәтиҗәдә, без 1 кешене фатир эченә керттек (Дмитрий 1 кешегә генә керергә рөхсәт итте), Вера Георгиевнаның чыннан да өйдә булмавына ышандык. Һәм, Казанның танылган адвокаты Эдуард Иванов киңәше буенча, без берничә кеше «Танкодром» полиция бүлегенә киттек, өлкән яшьтәге кешенең югалуы турында гариза яздык.

Фото: © rt-online.ru, Ирина Демина

Калган берничә кеше Казанның Дәрвишләр бистәсенә юл тотты. Моннан алда Динә Смирнова, кичә Вера Бакаеваның ТР Ветераннар берлегенә шалтыратып, Дәрвишләр бистәсендәге адреска үзенә такси чакыртуны соравын әйткән. Урам һәм йорт номеры билгеле булган. Ләкин күп катлы торак бинада фатир номерлары булмаган (бу урында ачыкланганча). Шуңа күрә безнең десантчыларга фатирлар буйлап йөрергә туры килгән.

Һәм алар әбине таба, ул моңа бик шатлана! Ләкин өйгә кайтудан катгый рәвештә баш тарта.

– Кичәге көннән бирле Вера минем янда , – диде «РТ» корреспонденты белән сөйләшкәндә аның дусты, бүген 83 яшен тутырган Анастасия Федоровна. – Аны оныгы бик нык рәнҗеткән, шуңа күрә ул беркемгә дә бернәрсә дә әйтмичә, минем янга килде. Елады. Мин аны беркая да җибәрмим. Дмитрий әбисенең фатирын алдау юлы белән алган. Шуңа күрә аны теләсә кайсы вакытта картлар йортына җибәрә ала. Моның өчен аның әйберләрен дә җыеп куйган…

Сүз уңаеннан, Анастасия Рассказова – бик үзенчәлекле шәхес. Ярты гасыр элек Курашов исемендәге Казан медицина институтын тәмамлаган. Ул – югары категорияле табиб, медицина хезмәте капитаны, Әфганстан аша үткән. Күп санлы дәүләт бүләкләренә лаек булган.

Ә Вера Георгиевна Бакаеваның язмышын без игътибар белән күзәтәчәкбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100