Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Оныгы әбисе үлемендә медикларны гаепли: башы ярылган хатынны хастаханәгә салмаганнар

news_top_970_100
Оныгы әбисе үлемендә медикларны гаепли: башы ярылган хатынны хастаханәгә салмаганнар
"SHOT" телеграм каналы

Мәскәү өлкәсендә «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләрен пенсионер хатынның үлемендә гаеплиләр. Һәлак булучының оныгы үтенечләренә дә карамастан, фельдшер башы тишелгән хатынны хастаханәгә салудан баш тарткан.

«SHOT» телеграм каналы Егорьевскта яшәүче Виктория белән сөйләшкән. Аның сүзләренчә, 20 сентябрь көнне 88 яшьлек Тамара исемле әби, өйдә ялгызы гына калгач, егылып, бик каты башын ярган. Ул тора алмаган, ләкин телефонга кадәр шуышып барып, «ашыгыч ярдәм» чакырган һәм күршеләренә шалтыраткан.

Күршеләре сүзләренчә, килгән табиблар авыртуны баса торган укол ясаганнар, әбинең башын бәйләгәннәр. Кан каты агып, бинт аша чыккан. Карчыкны хастаханәгә алып китәргә үтенсәләр дә, калдырып китеп барганнар.

Шуннан соң күршеләре Викториягә шалтыраткан. Оныгы сүзләренчә, ул килгәндә, Тамара Михайловна инде күзләрен ачмаган һәм бөтен җире канда булган. Кыз ярдәмчеләре белән әбисен торгызып караган, алар аны мөстәкыйль рәвештә хастаханәгә илтмәкче булганнар, тик әби авыртудан кычкырган.

Фото: © «SHOT» телеграм каналы

Виктория сүзләренчә, ул 112 номерына шалтыраткан, ә алар «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре белән сөйләшергә кушкан. Кызның сүзләренә караганда, 03 номерына шалтыраткач, диспетчер аңа: «Миннән нәрсә кирәк?!» – дип кычкырып трубканы ташлаган.

Виктория аңлатуынча, «ашыгыч ярдәм»нең кабат баш тартуыннан соң гына, 112 хезмәткәрләре бригада җибәргән, һәм әбине хастаханәгә илткәннәр. Аны шунда ук реанимациягә озатканнар.

Виктория хәбәр итүенчә, 2 көннән соң табиблар аңа Тамара Михайловнага инсульт булганын хәбәр итәләр. Тагын 2 көннән соң ул үлә. Оныгы сүзләренчә, медицина күрсәтмәләрендә баш җәрәхәте турында бер сүз дә булмаган.

Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгында «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләренең гамәлләрен инде тикшерәләр, дип хәбәр итәләр. Виктория прокуратурага мөрәҗәгать иткән.

Мәскәү өлкәсендәге Егорьевскида «ашыгыч ярдәм» хезмәте вакытында алып китмәгән пенсионер хатынның үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылган. Эш РФ Җинаять кодексының 109нчы маддәсенең 2нче өлеше «Үз һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәү, саксызлык аркасында үлемгә китерү» буенча кузгатылган. Максималь җәза – 3 ел колония. Эшне Мәскәү өлкәсе Тикшерү комитеты тикшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100