Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Онлайн рецептлар: тәмле пешерергә өйрәтүче 6 татар блогеры

Хәзер аш-су рецептларын газета битләреннән карап, аерым дәфтәргә күчереп язарга һәм махсус китаплар сатып алырга кирәкми. Интернетны ачасың да, онлайн рецептлар карыйсың. “Интертат” хәбәрчесе иң тәмле пешерүче берничә татар фуд-блогерының эшчәнлегенә күзәтү ясады. Аларның блогларына меңнән артык кеше язылган. Пешергән ризыкларының фотоларына карасаң, авыздан сулар килә.

news_top_970_100
Онлайн рецептлар: тәмле пешерергә өйрәтүче 6 татар блогеры

“Тәмле итеп пешерергә генә түгел, матур итеп фотосүрәткә дә төшерә белергә кирәк”

Эльмира Нигъмәтҗанова – Арча районы Печмәнтау авылында туып үскән, бүген гаиләсе белән Әтнә районында гомер итә. Аның elmira_nigmatzyanova88 аккаунтына 802 кеше теркәлгән.



- Үз туган телемдә, татар халкының милли ризыклары һәм башка рецептлар белән бүлешәм. Һәрбер эшемне “Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим” дип башлыйм. Мин аш-су остасы түгел, шулай да һәр әни, хатын-кыз буларак пешерергә яратам. Бәлкем кемдер минемчә эшләп карагач яхшырак дип табар, шуңа күрә рецептлар урнаштырам. Мин пешекче һөнәренә укымадым, кафе һәм рестораннарда да эшләмәдем. Соңгы арада мине пешекче булырга өндәп эшкә чакыручылар да булды, бу минем өчен бик зур бәя. Әле миңа аш-су остасы булганчы, өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Матур теләкләр язучылар бар, аларга зур рәхмәт.

Баштарак "нигә куям икән әлеге рецептларны?" дип үземне сүгә идем. “Пешереп карадык, тәмле булды”, - дигән кайтавазлар килә башлагач, күңел тагын да үсә һәм тырышуым бушка түгел икән дип куанам. Тәмле итеп пешерергә генә түгел, ә матур итеп фотосүрәткә дә төшерә белергә кирәк. Ашар алдыннан башта ризыкларым, фотосессия үтәләр, шулай тәмлерәк була. Төрле бәйгеләрдә катнашам, призлы урыннар да яулаганым булды. Татар ашлары халыкара федерациясе рәисе, милли кухня эксперты, ресторатор Резеда Хөсәенова оештырган марафонда финалга үттем (фотосүрәттә). “Әниемнән өйрәндем” дигән бәйгедә катнашып 2нче урын алдым. Май аенда белен пешереп #Делендры-блины дигән флешмобта катнаштым, шуның өчен Мальтадан матур открытка җибәрделәр. Акча өчен эшләмим. Дөнья мәшәкатен кырыйга куеп, тормыштан ямь табып булганны күрсәтергә телим. Сораучылар булса да, заказга эшләмим. Көнемне гаиләмә, кызыма багышлыйм, - дип сөйләде Эльмира Нигъмәтҗанова.



Бүген Тәския апай Вәгыйзова рецепты буенча "тәбикмәк" пешердем, сезнең белән дә бүлешәм, рецептның күчермәсен куям. Кефирдан да, сөттән дә пешерергә була. ____________ Табикмәк - ул әче камырдан табага җәеп пешерелә торган, беленнән калынрак ашамлык. 1 литр кефир, җылы суга 25 гр чүпрә салып күпертеп алырга, тәменчә тоз, шикәр комы, 2 йомырка, 2 стакан он, 2 стакан манный ярмасы салып тугларга һәм җылы урынга куярга. Рецептта кабарып менгәч кайнар сөт яки су кушарга кирәк диелгән, әмма мин берни кушмадым, ди Тәския ханым. Камырга манный ярмасы урынына 1 стакан тары боткасы да пешереп салырга мөмкин. #тәбикмәк #ашсу #рецепт #татарашлары

Публикация от Эльмира Нигматзянова-Магсумова (@elmira_nigmatzyanova88)







Дустыбыз Ильфатның рецепты буенча кавказларның "Хашлама"сын пешердем. Ул безне учакта пешереп сыйлаган иде, мин өйдә пешереп карадым бик тәмле һәм җиңел әзерләнә. Хашлама. Кирәк булачак: * 1 кг сарык ите; * 5 помидор; * 2 татлы борыч; * 5 уртача зурлыкта бәрәңге; * 1 суган; * тоз, борыч; * яшел тәмләткечләр. Эш барышы: Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Итне зур итеп шакмаклап турыйбыз һәм калган барлык кирәкле әйберләрне турарга. Чуенга катлам-катлам итеп салабыз иң элек ит, аннан суган, борыч, помидор, бәрәңге. Тоз, борыч сибеп чуеннын капкачын капларга, су салырга кирәкми, үз суында уртача кызулыкта 2 сәгать пешә. Тәмле булсын. ___________ Эльмира Нигматзянова, Әтнә. #хашлама #хашламарецепты #тәмлебулсын #рецепт

Публикация от Эльмира Нигматзянова-Магсумова (@elmira_nigmatzyanova88)

“Ике ел эчендә социаль челтәремә теркәлүчеләр саны 10000 якынлашты”

Венера Мәҗитова - Башкортстандагы “Кызыл таң” газетасының Илеш, Чакмагыш районнары буенча хәбәрче, Россия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан республикасының Массмедиа һәм журналистика өлкәсендәге XX “Бәллүр каләм- Хрустальное перо” конкурсының “Туган тел” номинациясе җиңүчесе, “Өй ашлары”, “Хуҗабикә”, “Домашние рецепты” кебек популяр китаплар авторы. Блоггерлыкка кереп китүе 2 ел элек “Вконтакте” социаль челтәрендә башланган.



- Журналист буларак, миңа еш кына командировкаларга чыгарга, төрле урыннарда тукланырга туры килә. Әгәр дә ризык тәмле икән, мин аның рецептын ипләп кенә сорап алам һәм кайту белән үк пешереп карыйм. Әгәр ул ризык тәмле килеп чыкса, “Вконтакте” аша башкалар белән дә уртаклашам. 

Барысы да “ВК”га бер ризык фотосын һәм аның рецептын урнаштырудан башланды. Икенче көнне үк кемдер: “Мин дә пешереп карадым. Тәмле килеп чыкты бит бу! Булса, тагын шәп рецептларыңны эл әле”, - дип электрон хат юллады. Миңа шул сүз җитә калды. Мин, бик рәхәтләнеп, рецептларым белән уртаклаша башладым.

Бераздан: “Син бит гади генә итеп яза да беләсең. Бу рецептларыңны туплап, китап итеп чыгарсаң да була инде”, - дигән тәкъдимнәр килә башлады. Анысын да эшләдем: узган елның язында “Өй ашлары” дигән көндәлек рецептлардан торган китап чыгардым. Аның тәүге тиражы күз ачып йомган арада таралып бетте. Тагын чыгардым. Тагын, тагын. Берзаман бианалар: “Безнең киленнәребез татарча аңламый. Бу китапны рус телендә дә чыгарыгыз инде”, - дип яза башладылар. Анысын да чыгардым. Бу юлы инде китапны тагын да баетыбрак, яңа рецептлар белән тулыландырыбрак эшләдем. Шул арада хатын-кызлар өчен бик күп файдалы мәгълүмат тупланган “Хуҗабикә” китабын да әзерләп бетердем. Анысын да төрле буын хуҗабикәләре бик теләп алдылар. Дөресен әйтим, узган ел “Өй ашлары” китабын нәшриятка тапшырырга әзерләп утырганда мин аның бу кадәр үк популяр булырын хәтта күзалламаган да идем. Якташым, популяр язучы Марат Кәбиров бер очрашуда: “Бүгенге көндә ике популяр тема бар: берсе — ашау, берсе ябыгу”, — дигән иде. Ул хаклы булып чыкты. 

Әле дә яңа рецептлар җыям, Татарстан һәм Башкортстан китапханәләре буйлап озакламый турнега чыгарга уйлап торам, яңа проектлар өстендә дә эшлим. Бер сүз белән әйткәндә, заман белән бер сулышта яшәргә һәм эшләргә тырышам. 

Ике ел эчендә “Вконтакте”дагы язылучылар саны 10000 якынлашты. Белүегезчә, “Вк”да 10000нән артык кешене кушып булмый, шуңа мин әлеге көндә хатын-кызлар өчен “Чулпан. Гүзәл затлар өчен электрон журнал” дигән төркем булдырдым. Бу журнал да үз подписчикларын табар, анда теркәлүче гүзәл затлар рәхәтләнеп үз телендә аралашыр һәм үзенә кирәкле булган файдалы мәгълүматны шуннан эзләп табар, дип ышанам, - дип сөйләде Венера.



Тэмлекэй" салаты Кичэ, иремнен апасынын туган конендэ, бер тэмле салат ашап кайттык. Тэме бик ошады. Рецептын сезнен белэн дэ уртаклашам. Кирэк 200 грамм ысланган тавык ите 200 грамм помидор 150 грамм пекин кэбестэсе 150 грамм каты сыр 1 кап "Кириешки с беконом" Эш барышы 1нче катка шакмаклап я озынчалап туралган ысланган тавык ите, 2нче катка озынчалап туралган помидор, 3нче катка пекин кэбестэсе, 4нче катка вак тишекле кыргычтан уткарелгэн каты сыр салабыз, хэр кат арасына майонез ягабыз. Ин оска кириешки тезэбез. Бик жинел генэ эшлэнэ торган, тэмле хэм туклыклы салат бу. Венера Мэжитова.

Публикация от Венера Мазитова (@veneramazitova_1978)



Илхам килде...

Публикация от Венера Мазитова (@veneramazitova_1978)




Өчпочмаклар. Ландыш Нигъмәтҗанова рецепты буенча. Ашау темасы шулкадәр популяр тема ки, “Вконтакте”да булсынмы ул, “Инстаграм”дамы, бөтен кеше хәзер ашарга пешерергә өйрәтә: җырчысы да, язучысы да, алып баручысы да. Кичәгенәк, “Инстаграм”дагы яңалыклар белән танышып утырганда танылган яшь җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова тәкъдим иткән өчпочмак рецептына юлыктым. Бүген шуны пешереп карыйсы иттем. Бик тәмле килеп чыкты. Кемнәр “Инстаграм”да утырмый, бу рецепт шулар өчен! Кирәк Камырга 1 кап ак май ( газ өстендә яртылаш эретелгән һәм йомшартылган) Ярты стакан үсемлек мае 1 стакан сөт 1 аш кашыгы каймак 1 аш кашыгы шикәр комы 0, 5 чәй калагы тоз 4-4,5 стакан он Беренче карашка, камыр шыр майдан гына торадыр кебек тоела. Мин дә пешереп караганчы камырның майлы булуыннан курыкккан идем. Майлы булмый икән. Тәмле генә камыр килеп чыга. Эчлеккә 700 грамм вак итеп туралган майлы ит 7-8 уртача зурлыктагы вак итеп һәм шакмаклап туралган бәрәңге 1 суган Тоз Борыч Камырның өстенә сыларга 1 йомырка. Эш барышын барыгыз да беләсездер инде. Шуңа язып тормыйм. Камырны җәйгәндә он кулланмаска кирәген генә әйтәм. Чөнки, майлы булганлыктан, камыр уклауга ябешми. Менә шундый рецепт. Минеке беренче пешерүдә үк әйбәт килеп чыкты.Иң мөһиме -бик тәмле булды. Рәхмәт Ландышка. Уңган хуҗабикә икән. Венера МӘҖИТОВА.

Публикация от Венера Мазитова (@veneramazitova_1978)

“Ирем чып-чын тәмлетамак”

Фәния Йосыпова фуд-блогерлык белән декрет ялында утырганда шөгыльләнә башлый. Һөнәре буенча ул – укытучы. Бүген аның рецептларын #рецептыотфании хештэгы белән эзләп табарга була, Инстаграмда ул “Рart of your life” (сезнең тормышыгызның бер өлеше) буларак теркәлгән. Бүген ул тәүге адымнарын ясап килүче аш-су блогеры.

- Пешерү эшенә кечкенәдән гашыйк дип алдыйсым килми. Үскәндә пешерүгә бик исем китми иде, шулай да баллы тәм-том һәм салатлар ясадым. Минем янәшәмдә һәрвакыт тәмле пешерүчеләр булды: әбием, әнием, апаларым. Пешерү серләренә мин алардан өйрәндем, һәрдаим зур кызыксыну белән күзәтә идем, күргәннәрне хәтер капчыгына сала бардым. Кияүгә чыккач пешерү ошап китте бит, чөнки ирем чып-чын тәмлетамак. Иремнең әнисе дә бик булган ханым, искиткеч тәмле пешерә. Шундый тәмле ашлар ашап үскән ир-атка пешерергә яратмаган хатын кирәкмәс иде. Ә тормышымның яңа этабы – әни булуым мине нык илһамландырып җибәрде. Яңа рецептлар табып, гел экспериментлар ясап өйдәгеләрне сыйлый башладым. Өйдәгеләр дә “нәрсә пешерсән дә ярый, пешер генә” дип торалар. Үзем десертлар пешерергә яратам, ирем ит ризыклары, әни яшелчәләр кергән ашларга өстенлек бирә, әти бар нәрсәне дә яратып ашый. Рецептларым бик күп, Инстаграмдагы сәхифәмә куеп барам. Рецептларны эчке сиземләүгә таянып сайлыйм, кайберләрен үзем үзгәртәм, - диде ул.



Студент чакта ресторанда эшлэп алдым.Шул чакта «Тирамису»десертына чын мэгънэсендэ гашыйк булган идем.Ул чакта берничэ елдан узем дэ аны ойдэ ясап,рэхэтлэнеп сыйланырбыз дигэн уй башка да килеп карамаган. Ул чакта пешерергэ бик яраимаган ахрысы минХэзер яратамЭ рецептлар бн булешуне #рамазантәме2018 марафоны кысаларында башладым.Эшчэнлегемне узгэртмэдем минАлайсам куплэр шундый сораулар яза башлады Монарчы да пешерэ идем,бары фотоларны урнаштырганым юк ид Суз башым бит Шурэле дигэндэй,Тирамису дип башлаган идем бит.Элеге десертны ясау очен савоярди печеньесы,маскарпоне сыры,кофе,шикэр комы хэм йомырка кирэк. Савоярди (дамские пальчики)печеньесын да мин узем пешерэм.Кирэк булса языгыз,рецебын бирермен.Димэк,500гр маскарпоне сырына 4 йомырка сытабыз,5 аш кашыгы сахарная пудра салабыз да яхшылап болгатабыз. 1 стакан каты кофе ясыйбыз.Аны тирэн савытка салып печеньебызны шул кофега манып формага тезэ барабыз.Бер кат печенье бер кат сырлы крем салына.Ин ахырда крем остенэ какао сибэбез. Менэ шул.Бик тэмле,авызда эреп китэ торган десерт.Бик жайлы хэм тиз дэ .Тиздэн Сабантуйлары,кунакларыгызны шак катырыгыз эле шундый тэмлушкэ белэн P.s.Кафелардагы Тирамису коньяк кушып ясала .Минеке моселманчаТэме тамчы да узгэрми,кафедагыдан тэмлерэк тэ эле #тирамису #рамазантэме2018

Публикация от Faniya (@part_of_your_life_)



Ой тундырмасыЖэй-тундырма сезоныКибет тундырмасынын нэрсэлэрдэн торганын укып карасан,исен китэ натураль берни юк Сез ничектер,мин балага ашатмыйм аныУзем ясыйм тундырма 33%лы 3 ст сливки +1ст сахарная пудра+3 йомырка сарысы,ванилин.Ванилин бн йомырка сарысын купертеп жылы сливки салабыз,сурэн утта куерганчы кайнатасын да суынгач формаларга тутырып суыткычка куясын.(Элеге формалар Икеяда сатыла.)Кечкенэ чактагы тэмле,натураль тундырма эзер!Рэхэтлэнеп сыйланыгыз Рецепт очен рэхмэт @alyonanasib930 #рамазантэме2018 #РамазанТәме2018

Публикация от Faniya (@part_of_your_life_)




Тэмлетамаклар очен миннэн тагы бер рецепт хэм бугенгэ житэрошап китте булешурецептлар да хэйран ,гел пешеренеп кенэ утырасы Фотода «Банноффи»десерты.Англиядэн килгэн,шуна яратамдыр эле мин аны Элеге десертны порциялэргэ булеп стааканнарда да пирог кебек зур формада да ясарга була. Нигез очен 150гр юбилейное (яисэ башка песочное )печеньесын блендерда ваклыйбыз.Остенэ 100гр сыер маен эретеп салабыз да яхшылап болгатабыз.Эзер массаны тыгызлап формага жэябез. карамель кайнатабыз(рецепты алдагы фотоларда)Бу юлы шикэр комы эреп тосе узгэрэ башлауга сливки салып куерганчы кайнатам.100мл 33%лы сливкины миксер бн купертэбез(эйлэндергэч тошеп китмэслек булсын)шуна 100гр Холланд сливочный сыры кушабыз да янадан болгатабыз.Бу юлысы кул бн. 2-3 уртача зурлыктагы бананнарны тугэрэклэп турыйбыз. Эзер нигезгэ башта карамель ,аннан банан тезэбез,остенэ купертелгэн сырлы сливки сылыйбыз. Менэ шул.Ин ахырдан кунелегез телэгэнчэ бизэп тэ куегыз Ясап карасагыз фикерлэрегез бн минем белэн дэ булешергэ онытмагыз#рамазантәме2018 #рамазантэме2018 #баноффи #десерт #вкусности

Публикация от Faniya (@part_of_your_life_)

“Үз белгәннәреңне кешегә өйрәтү зур савап”

Балтач районында яшәүче Фирүзә Гатиятуллинаның Инстаграмында рецептларның иге-чиге юк. “Firjuzaza” дип исемләнгән битендә 1047 кеше теркәлгән. 27 яшьлек кыз фуд-блогерлык эше белән декрет ялында шөгыльләнә башлый, ләкин үзен блогер дип санамый. Һөнәре буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы бүгенге көндә декрет ялында.

- Кечкенәдән пешерергә бик яратам. Хәзерге вакытта рецептларны әллә кайдан эзләп йөрисе юк, интернет челтәрен ачсаң – алар килә дә чыга. Шулай ук Инстаграм, Вконтакте челтәрендә дә үз аш-су блогларын алып баручылар, рецептлар белән уртаклашучы кызлар хәйран. Алардан да күп нәрсәгә өйрәнәсең. Мин дә үз Инстаграм аккаунтымда пешергән ризыкларым, рецептларым белән уртаклашып барырга тырышам. Әмма үземне аш-су блогеры дип саный алмыйм әлегә. Чөнки, беренчедән, блогер үз аккаунтында югары активлык алып барырга тиеш. Икенчедән, блогның үз стиле, төсе булырга тиеш. Фотосүрәтләрнең югары зәвык белән эшкәртелүе зарури, ә миндә ул бөтенләй юк диярлек. Шуңа күрә миңа өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Кечкенә бала булгач, болар өчен вакыт җитеп бетми. Ә пешеренүдән, яңа рецептар эзләнүдән мин кайчан да булса туктармын дип уйламыйм. Чөнки аш-су бүлмәсендә, газ миче янында мин ял итәм. Киләчәктә дә яңа рецептларым белән уртаклашып барачакмын. Чөнки үз белгәннәреңне кешегә өйрәтү зур савап, ди минем әнием.





#чулмэкашы#

Публикация от Фирюза (@firjuzaza)


“Җырчы Эльмира Гыйльфанова пешекчеләр өчен мини-блог булдырырга тели”

Татар эстрадасы йолдызлары арасында да социаль челтәргә аш-су рецептларын урнаштыручылар бар. Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Ландыш Нигъмәтҗанова, Айсылу Леронга тиңнәр юк. Җырчы Эльмира Гыйльфанова да үзенең Инстаграмында пешекчеләр өчен мини-блог булдырырга тели. Тамашачыларыннан киңәш сорап язган ул.



- Кечкенә чакта мин ашарга пешерү белән гомумән кызыксынмый идем. Күпләр бит кечкенәдән үк башлыйлар. Ә мин әни пешергәнгә куанып, әни сыйлаганга сөенеп кенә үстем. Әниемнең гап-гади комайклары да минем өчен шедееевр иде! (Ул хәзер дә шулай). Уйлый идем: ничек шулай оста, тәмле пешереп була икән? Әтигә ничек повезло инде, хатыны идеаль бит. Мин дә үскәч үземнең гаиләмне шулай сыйлый алырмын микән? Ә бит була икән. Өйрәнәм. Оста булмасам да, төрле ризыклар белән кызыксынам. Кайвакыт гади генә бәрәңге дә әллә нинди ресторан ризыгыннан да тәмле була кебек. 

Ни өчен башладым бу теманы? Бер көнне Рафил әйтә: "Матурым, әйдә кулинарный мини-блог башлап кара", ди. Мин әйтәм: "Кит инде, әллә нәрсә сөйләмә. Кеше көләр. Мин бит әллә нәрсәләр пешерә белмим. Илһам килгәндә генә". Ә сез ни диярсез? Башласам сезгә кызык булырмы? Әллә инде, юк , мондыйларны үзебез дә пешерә беләбез дисезме? – дип язган җырчы.

 

Инстаграмдагы язмалардан күренгәнчә, тамашачылар Эльмираның тәкъдимен хуплаган. Димәк, тагын бер фуд-блогер барлыкка киләчәк.

Җырчының пешергән тәм-томнарын ире Рафил Җәләлиевның аккаунтыннан күрергә була, ул аларны #хатыншундыйхатын хэштэгы белән урнаштыра.

Кечкенә чакта мин ашарга пешерү белән гомумән кызыксынмый идем. Күпләр бит кечкенәдән үк башлыйлар. Ә мин әни пешергәнгә куанып, әни сыйлаганга сөенеп кенә үстем. Әниемнең гап-гади комайклары да минем өчен шедееевр иде! ( Ул хәзер дә шулай). Уйлый идем: ничек шулай оста , тәмле пешереп була икән? Әтигә ничек повезло инде, хатыны идеаль бит. Мин дә үскәч үземнең гаиләмне шулай сыйлый алырмын микән? Ә бит була икән әйеме, @minziagilfanova , @rafil_zalyaliev ? өйрәнәм) оста булмасам да, төрле ризыклар белән кызыксынам. Кайвакыт гади генә бәрәңге дә әллә нинди ресторан ризыгыннан да тәмле була кебек. Ни өчен башладым бу теманы? Бер көнне Рафиль әйтә: "Матурым, әйдә кулинарный мини-блог башлап кара ди." мин әйтәм: "кит инде, әллә нәрсә сөйләмә. Кеше көләр. Мин бит әллә нәрсәләр пешерә белмим. Иногда гына илһам килгәндә". Ә сез ни диярсез? Башласам сезгә кызык булырмы? Әллә инде, юк , мондыйларны үзебез дә пешерә беләбез дисезме?

Публикация от Эльмира Гильфанова (@elmira__gilfanova)






“Элек ашарга пешерергә яратмый идем”

Кукмара районы Зур Сәрдек авылы кызы Гөлүсә Рәхмәтуллина да тәмле пешерергә өйрәтә.



Бүген ул Казанда яши, КНИТУ-КХТИда белем алган, хәзер синтетик каучук заводында бүлек мөдире вазыйфасын башкара. Буш вакытларында ашарга пешерергә ярата. Аның Инстаграмдагы аккаунтын 4285 кеше күзәтә. Блогына беренче рецептны 2017 елның 30 гыйнварында язган. “Ризыкның сыйфаты тәмләткечләр генә түгел! Ә аның барлык тәме – якты йөз вә нурлы караш” – дигән канатлы сүзләргә таянып эшли ул. Бүген күпләрнең тәкъдимнәрен исәпкә алып заказга төрле бизәлештәге пироглар, бәлеш, гөбәдия, чәк-чәкләр пешерә.

- Кулинария минем өчен хобби, үзе бер иҗат дисәм дә була. Элек ашарга пешерергә яратмый идем, рецептларны соңгы 2-3 ел да куя башлаганмындыр, бу үзеннән үзе шулай килеп чыкты, хәзер бик күп төрле ризыклар пешерә беләм, Аллаһка шөкер, уңалар, - дип сөйләде Гөлүсә.





Пончики: 1 стакан кефир 1 стакан су 1 кечкенә пачка коры чүпрә 1 йомырка 2-3 аш кашыгы шикәр комы 1/2 аш кашыгы тоз 5-6 аш кашыгы үсемлек мае Кирәгенчә он Чүпрә һәм шикәр комын суда эретәбез һәм аз гына калдырып торабыз. Аннан соң камырга дигән башка әйберләрне кушабыз һәм гадәти камыр басабыз. Камыр кулга ябышмаска тиеш. 1 сәгатькә камырны кабарырга куябыз. Камыр кабарып менгәч кабартмалар ясыйбыз. Уртача зурлыктагы кастрюльдә үсемлек мае кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, әзер кабартмаларны алтынсу төскә кергәнче пешерәбез. сүрәттәгечә шикәр комы сипсәң була #Instagram: rakhmatullina9

Публикация от Гелюся Рахматуллина (@rakhmatullina9)



Без Әни белән Кукмарага чыгып китсәк, балыксыз кайтып керү юк индеүч иткәндәй, мин отпускта чакта, әнинең йомышлары да гел чыгып кына торабүгендә шактый гына балык алып кайтык..әле скумбрия дигәнен тозлап та куйдык, ансы турында соңрак, хәзергә теге кибетче мактап биргән "хек" балыгын ничек пешергәнемне сөйлим... Мин балыкны гадәттә фольгага төреп пешерәм, онга манчып кыздырып пешергәндә тәме калмый шикелле, хәер, файдасы шуның хатле генә каладыр инде... Балыкны башта юдым, чистартым, икегә ярып, кылчыкларыннан, урта сөягеннән арындырдым, җәеп салдым. Сез фотодан карап аңларсыз. Эченә тоз, борыч сиптем. Өстенә ак май кискәләп куйдым (рецептта шулай иде) хәм җәеп салган балыгымны, каплап кире үз хәленә кайтардым. Аннан пычак белән кискәләп лимон "кыстырдым". Янына бәрәнге, суган да салдым. Әнә шулай фольгага төреп 200 гр мичтә озак итеп, сәгать ярым пешердем..әллә озак көттереп тордым, әллә ачыкканнар иде, кыскасы балыгымнан җилләр исте Дуслар, сездән дә тәмле рецептлар көтеп калам, смс итеп юллагыз әле, бергәләп өйрәник #историямоейжизни#рецептыотГелюсыРахматуллиной #инстаграмrakhmatullina9 #https://vk.com/rakhmatullinag

Публикация от Гелюся Рахматуллина (@rakhmatullina9)

Туры эфирга чыгып танылган Исмегөл апа

Соңгы вакытта Саба районы Иләбәр авылында гомер итүче Исмегөл апаның аккаунты популяр. Инстаграм челтәренә 13 июльдә генә теркәлсә дә, бүген аның тормышын 2 349 кеше күзәтә. #исмегульрецептлары хештэгы белән ул төрле тәм-томнар, кышка салатлар, камыр ризыклары рецептларын урнаштыра.



Исмегөл апа - җырчы Айгөл Бариеваның туганы, ягъни, әнисенең икенче буын туган сеңлесе. Туры эфирда алар бергәләп “Иләбәр дучмаклары”н пешерделәр, менә шуннан соң Исмөгел апа чын йолдызга әйләнде. Аның блогы башкаларныкыннан аерылып тора, ул гади телдә яза. 

- Миңа телефонны балалар алып кайтып бирде. Төрле социаль челтәрләргә теркәлдем, Инстаграмны зур кызыксыну белән күзәтеп бара идем. Үземнең фотосүрәтләр керткәнем булмады. Бер көнне безгә кунакка Айгөл сеңлем кайтты, “әйдә туры эфирга чыгыйк әле”? дип әйтә башлады миңа. Башта каршы килдем, ризалашмадым. Курыктым, ләкин соңыннан чыктык инде. Иң беренче сәбәпче – Айгөл, бу эшкә кереп китәргә ул этәргеч бирде. Бөтенесе дә үзем белгән рецептлар, әниемнән өйрәнеп калган серләрне башкаларга да өйрәтәм. Миңа 65 яшь, лаеклы ялда. Төрле эшләр дә эшләдем, пешекче һөнәрен үзләштермәдем. Пешерү сәләте әнидән күчте. Айгөлнең дәү әнисе, минем үземнең әнием бик тәмле, оста пешерәләр иде. Элек мондый рәхәт замана булмады, хәзер генә ул бар нәрсә дә кибеттә бар. Туйларга да әйбер пешереп азапланмыйлар, ресторанда гына үткәрәләр. Минем әнием авылда туй иткән кешеләргә өстәл әзерли, тәм-томнар пешерә иде. Без дә кул арасына кереп, эш белеп үстек. Гомумән, безнең гаилә пешерү эшен булдыра. Айгөлгә дә күзләр тимәсен, аның ризыклары телеңне йотарлык була.

Яшермим, өйрәнгәндә авыр булды. Фотосүрәтләр урнаштыру, история дигәннәренә кертү, язуларын урнаштыру... Аларны олы кызым өйрәтте, аның җәйге ялы иде. “Әни, Айгөл апа белән кереп киттең бу эшкә. Хәзер сине күпме кеше күзәтә, алга таба да рецептларынны кертеп бар. Бик тәмле пешерәсең, башкалар белән дә серләреңне бүлеш”? – диде кызым. Шуның кадәр дәрәҗәдә танылырмын дип башыма да китермәдем. Миңа ошап китте, актив тормыш алып барырга тырышам. Намаз укыйм, хәзер авыл мәчетендә дини укулар башлана, анда йөриячәкмен, - диде ул.


Хэерле имин иртэлэр, дусларым! Яшелчэлэр бик куп вакыт хэзер, Аллага шокер! Менэ шул яшелчэлэрдэн бик тэмле, тиз генэ тозлап ашый торган ЯШЕЛЧЭ САЛАТЫ рецепты белэн булешим эле. Баклажанны кисеп остенэ тоз сибеп, 30 минутлап тотам, суын салфетка белэн корытам. Майланган табага тезеп, остенэ бераз тоз сибеп духовкага куям. Йомшагач, пешкэч алам. Банкага рэтлэп яшелчэлэрне тезэм. Беренче кат кишер Татлы борыч Суган Помидор Туралган сарымсак Тэменчэ эче борыч Петрушка яфрагы Баклажан Кишер Татлы борыч Помидор Сарымсак Чиратлап тезгэннэн сон остенэ маринад коям. 1 литр суга 100 гр. песок 2 аш кашыгы эре тоз 50 гр усемлек мае 100 гр 9%лы уксус - мин бераз киметтем Кайнап чыккач, яшелчэлэр остенэ салып, каплап тореп куям. Маринад 3 литрга житэ. Ашаганнан калганы суыткычта 2 атна чамасы саклана. Кичтэн ясыйсын, иртэнгэ эзер була. Без ясап ашадык, биик тэмле булды. Яшелчэлэрен бик юка итеп тугел, э калынчарак итеп турарга кирэк, мин онытып жибэргэнмен бу юлы. Сезнеке дэ шундый ук тэмле булсын.#исмегульрецептлары#тэмлебулсын#ассорти

Публикация от Исмегуль (@ismegull)


Ашка киткэнче тиз генэ эзерлэнгэн бэрэнге дучмагы сезгэ. Минем рецепт буенча да пешереп карагыз эле. 1.5 ст. жылы сот 1 йомырка сарысы 1 аш кашыгы майонез 10 аш кашыгы сыек май тоз, он, бу юлы бераз чупрэ дэ салдым. Йомшак камыр басып бераз остэл остендэ тоттым. Бэрэнге пюресы салгач, 1 йомырка сарысына эзрэк су, тоз кушып болгатып остенэ сыладым. Тэмле булсын!#исмегульрецептлары #тэмлебулсын#дучмаг

Публикация от Исмегуль (@ismegull)


Кыш коне эзерлэу очен алмадан пирог эчлеге. 1 ст. суга 1 кг. песок эретергэ куям. Песогы эреп беткэнче кисэклэргэ туралган 3 кг. алманы салам да кайнап чыккач, 5-10 минут тирэсе кайнатам, кайный бара урталарыннан шулпалары белэн бергэ алып банкаларга тутыра барам, э кырыйдагы алмалары экренлэп кайный тора. Алмаларын бик каты пешереп бетермим. Капкач белэн каплап куйганнан сон, ослэрен бераз каплап тотам. Банкаларны кайнар су белэн генэ коеп алам. Кышын пешергэн алма пирогларыгыз тэмле булсын!#исмегульрецептлары #тэмлебулсын #пирог

Публикация от Исмегуль (@ismegull)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100