Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Онлайн эшләгәндә кайсы хезмәткәрнең эштән качып йөргәнен ничек белеп була?

Чын ялганчыны ачыклау бик авыр, ди белгечләр.

news_top_970_100
Онлайн эшләгәндә кайсы хезмәткәрнең эштән качып йөргәнен ничек белеп була?
pixabay.com

«Российская газета» онлайн эшләгәндә хезмәткәрләрнең кайсы гадел эшләгәнен, кайсы алдалап йөргәнен ачыкларга өйрәтә.

Ялганны өйрәнү Халыкара академиясе тренеры Дмитрий Ходанович ялганны ничек ачыкларга икәнен сөйләгән.

Тренер әйтүенчә, ялган кешенең мимикасында, кул хәрәкәтләрендә, тавышында сизелә. Боларын әле кеше контрольдә тота алса, пульсы һәм сулышы ешаюына, күз карасының зураю яки кечерәюенә тәэсир итә алмый. Әмма ялганлаган кешеләргә хас уртак күренеш бар дип әйтү кыен, чөнки кем булуга карап, ул үзгәрә.

Яңа танышыгызның ялганлыймы-юкмы икәнен белү өчен ялганлау кирәк булмаган сораулар бирергә кирәк. Мәсәлән, чәй эчәсезме, кофемы? Сөт саласымы, лимонмы? Ике кашык шикәр комы җитәме? Аннары инде кеше ялган җавап бирергә мөмкин булган сорауны бирәсез һәм кешенең мимикасы үзгәрәме-юкмы икәнен карыйсыз.

Ходанович шушы ук алымны онлайн эшләүчеләргә карата да кулланырга тәкъдим итә. Кешенең сорауларга ничек җавап биргәнен күзәтеп барырга кирәк. Ул, гадәттә, бер рәвешле җавап бирә һәм берәр көнне үзен башкача тота икән, шикләнергә урын бар.

Мәсәлән, «Объектта булдыңмы?» - дигәнгә кеше: «Әйе, булдым, барысы да эшли, стеналарны тигезлиләр, түшәмне буйыйлар, обойлар инде кибә башлаган, сантехниканы китерделәр, куя башладык…» - дип җавап бирә ди. Ә инде икенче юлы шул ук кеше: «Бардым, бар да тәртип», - дип әйтә. Монда шик туарга мөмкин.

Яки инде киресенчә. Кемдер вак-төяк детальләрне кушып сөйләргә ярата, кемдер коры гына җавап бирә. Коры җавап бирә торган кеше детальләр сөйли башлый икән, димәк, ул үзенең объектта булганлыгын дәлилләргә тели. Димәк, ул нәрсәнедер яшерә.

Тренер кешене ялганчы дип гаепләргә ашыкмагыз, ди. Чөнки ялганның сәбәпләре төрле була. Мәсәлән, кеше үзенең коллегасын авыр хәлдән саклап калу өчен ялганларга мөмкин. Дөрес, ул ялганлаган, әмма ул начар кеше дип сызып атарга кирәкми.

Ялганны ачыклауның тагын бер ысулы — телефоннан шалтырату. Кешегә шалтыратырга һәм «объектта булдыңмы?» дип сорау бирергә була. Әгәр ул ялганламаса, уйлап та тормыйча, уңай җавап бирәчәк. Ә инде ялганлаган булса, уйланып калуы бар. Әмма кеше ялганларга остарган икән, ул хәйләгә бара — сорауны ишетмәмешкә салыша, яки кабатлап сорый, ул арада уйлап өлгерә.

Ялганны күрсәтергә мөмкин булган билгеләр:

1) Гел авызны каплау.

2) Гел галстукны төзәтү.

3) Борынга һәм маңгайга тиеп алу.

4) Киемдә булмаган чүпне сыпырып ташлау.

5) Чәчне бармакка чорнау.

6) Үз-үзен кочаклау.

7) Озаклап күзлекне сөртү.

8) Күздән чүп чыгару.

9) Уң күзе төп булган кеше (мылтыкны уң күз белән турылаучы) сулга-өскә караганда уйлап чыгара, уңга-өскә караганда искә төшерә.

10) Ялганлаган кеше күзен еш йома.

11) Колак алкасына тиеп алу.

12) Ялганлаган кеше «мескен» кыяфәтен ала — күзләрен ача, маңгаена җыерчыклар чыга.

13) Ялганлаганда кеше гәүдәсен яшерергә тырыша — компьютер артына кача, шкафка сөялә.

14) Ялганлаганда кеше тирли.

15) Хәтта конкрет җавап биреп булганда да конкрет җавап бирми, сөйләнә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100