news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Онлайн кинотеатрларда татар фильмнары чыкты

news_top

Билгеле онлайн кинотеатрларда татар фильмнарын — «Телсез күке» (реж. Рәүф Кубаев) һәм «823-нче километр» (реж. Әмир Галиәскәров һәм Ирек Хафизов) карарга мөмкин. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

IVI (ИВИ) стриминг сервисында бу картиналарны «Популярные фильмы» тупланмасында, ә «Кинопоиск» һәм «ОККО» онлайн кинотеатрларында эзләү системасы аша табарга була.

Ике фильм да күпсанлы кинофестивальләрдә бүләкләргә лаек булган, тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнгән һәм тамашачылар мәхәббәтен яулаган. Хәзер бу татар фильмнарын теләгән һәр кеше үзенә уңайлы сервистан, уңайлы вакытта карый алачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар