Әгәр интернет аша әйбер алганда сатучы алучы белән аралашуны рәсми булмаган мессенджерларга күчерә икән, бу – алдау билгеләренең берсе булып тора. Россия Эчке эшләр министрлыгы шул турыда кисәтә, дип яза РЕН ТВ.
«Мошенниклар язышулар саклана һәм сатып алучыны яклый торган платформалардан кача», – диелә РФ Эчке эшләр министрлыгы хәбәрдә.
Ведомствода ачыклык кертүләренчә, аферистлар, мәсәлән, сөйләшү барышында «сорауларны оператив хәл итү өчен» башка мессенджерга күчүне сорый.
Җинаятьчеләр шулай ук «сатып алынган» товар өчен акчаларны юридик затлар яки ИП счетлары урынына физик затның банк картасына күчерүне таләп итә. Моннан тыш, онлайн сатып алулар вакытында «кире кайта торган» өстәмә взнослар, ягъни «сатып алуны рәсмиләштергәннән соң беренчел түләү кире кайтачак» дигән вәгъдәләр мошенниклык билгесе булырга мөмкин.
Аферистлар иминиятләштерү акчаларын тиз арада кире кайтаруны да вәгъдә итә ала.
Сатып алу вакытында минималь сумманы үзгәртү дә мошенниклык схемалары турында сөйли, дип кисәтәләр Эчке эшләр министрлыгында. Әгәр «сатучы» түләү өчен реквизитларны еш үзгәртә, тулысынча рәсмиләштергәнче сатып алудан баш тартырга мөмкинлек бирми, иминиятләштерүне сатып алырга мәҗбүр итә яки китереп бирүнең альтернатив ысулларыннан баш тарта икән, бу – мошенник булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.