news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Онкоуролог гомерне 10 елга кыскарта торган хатаны әйткән

news_top
Онкоуролог гомерне 10 елга кыскарта торган хатаны әйткән

Хирург, онкоуролог Марк Гадзиян гомерне 10 елга кыскарта торган хатаны әйткән.

Российская газета язуынча, май катламы – кешене төп үтерүче, чөнки ул күпсанлы авыруларның башлангычы булып тора: гипертония, подагра, диабет, умыртка бүсере, атеросклероз, онкология.

«Симерү кешенең гомерен якынча 10 елга кыскарта. 60 яшьтән соң һәр 3 кг авырлыкны киметү гомерне якынча 1 елга озайта», – дигән ул.

Гадзиян, артык авырлык балалар өчен дә зыянлы, ди.

«Балаларның артык авырлыгы өлкән тормышта йөрәк ишемиясенә китерә», – дигән ул.

Марк Гадзиян фикеренчә, консервлар, шулай ук фастфуд, эшкәртелгән ит ризыклары һәм баллы әйберләрне күп ашау йөрәкне какшата.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар