Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Онкологияне ачыклаган табибларга премия бирү үзгәрә: премияне өч табибка бүлми башлыйлар

news_top_970_100

Диспансеризация яки медицина тикшеренүе вакытында онкологияне ачыклаган өчен премия бер табибка гына түләнәчәк. Онкологияне ачыклаганга медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләү өчен мәҗбүри медицина страховкасы (ОМС) акчасын алу кагыйдәләре үзгәрде. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Яңа кагыйдәләр буенча 1 мең сум күләмендәге премия 3 хезмәткәр арасында бүтән бүленмәячәк. Хәзер ул пациентны беренче тапкыр тиешле белгечкә җибәргән яки диспансеризация, медицина тикшеренүе вакытында авыруны ачыклау өчен тикшеренү билгеләгән табибка түләнәчәк. Түләүләрнең мондый тәртибе быелның 1 гыйнварыннан кертелә.

Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, үзгәрешләрнең максаты – медицина хезмәткәрләренең онкология авыруларын иртә ачыклау мотивациясен көчәйтү.

Моңа кадәр онкологик авыруны ачыклаган өчен 1 мең сум күләмендә премия түләнә иде. Ул диспансеризация үткәргән табиб (500 сум) һәм тагын 2 медицина хезмәткәре арасында бүленә иде. Пациентны онкологка җибәргән кешегә һәм авыруны вакытында диспансер күзәтүе астына алган медицина хезмәткәренә 250 шәр сум итеп түләнгән.

«Төп проблема – 1 мең сумлык премияне бүлү, авыруны беренче булып кем тапкан. Медицина хезмәткәрләре арасында конфликтлы хәлләр тудырмас өчен, премияләрне еш кына онытып калдыралар иде», – ди Сәламәтлек саклау икътисады институты директоры Лариса Попович. РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов, проблема россиялеләрнең 30% ының (ВЦИОМ сораштыру нәтиҗәләре буенча) беркайчан да диспансеризация үтмәвендә, дип билгели.

Бу мәсьәләгә Дәүләт Думасы депутатлары игътибар иткән. Декабрьдә Владимир Путин Хөкүмәткә онкология авыруларын ачыклау өчен түләүләрне арттыруны күздә тотып, әлеге чараларның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләрен эшләргә кушкан.

Сәламәтлек саклау министрлыгы проблеманы 1 мең сум премияне 3 табиб урынына бары 1 табибка гына түләп хәл итәргә тәкъдим итә. Бу акчаны ул пациентка диагноз куелгач ала алачак.

Исегезгә төшерәбез, яман шештән үлүчеләр саны кан әйләнеше системасы авыруларыннан соң икенче урында тора. Иртәрәк ачыкланган саен авыруны дәвалау нәтиҗәсе дә яхшырак – 60-80%.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100