Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Онкология белән чирли дип шикләнгән ир-атта тропик авыру булып чыккан

news_top_970_100

Башкортстанда онкология белән чирли дип шикләнелгән ир-атның куркыныч тропик авыру йоктыруы ачыкланган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Хастаханәгә китергәндә ир-ат бик авыр хәлдә була. Аны 13нче хастаханәнең реанимация бүлегенә салалар. Ир-атның эчке органнары зарарланган, бавырында шеш була, ир-атта «яман шеш» дип фаразлыйлар.

13нче хастаханә һәм Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсе белгечләре ир-атның биоматериалын катлаулы тикшерүләр аша өйрәнгәч, анда «лейшманиоз» дигән куркыныч тропик авыру булуы ачыклана. Шушы авыру аркасында ир-атның эчке органнары җитди зарарлана.

Анализлар билгеле булгач, пациентны Республика клиник инфекцион хастаханәсенә күчерәләр, дәвалау билгеләнә. Шулай итеп, ир-атның гомерен саклап калалар. 

Ир-атның мондый авыруны кайда ияртүе турында хәбәр ителми.

Башкортстан Башлыгы администрациясе җитәкчесе Максим Забелин сүзләренчә, республикада лаборатория хезмәтен модернизацияләү нәтиҗәсендә шундый уңышка ирешелгән. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100