Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Онкология белән авыручы: «Мин инде үлеп бара идем»

Чаллыда «Тормыш энергиясе» дип аталган, яман шеш белән авыручылар җәмгыяте эшли. Әлеге оешма әгъзалары мондый диагноз белән дә якты тормыш алып барырга мөмкин булуны күрсәтергә тырыша.

news_top_970_100
Онкология белән авыручы: «Мин инде үлеп бара идем»
https://chelny-izvest.ru/

Проектны оештыручы, волонтер Гөлнара Гәрәева «Челнинские известия» басмасы журналисты Юлия Зәйнуллинага аларның бер-берсенә ярдәм итүләре һәм ничек итеп өметсезлеккә бирешмәүләре турында сөйләгән.

Әлеге оешманың иң яшь әгъзасына 28 яшь, иң өлкәненә – 70 яшьтән артык

Гөлнара «онкология» диагнозы турында белгәч, яман шеш белән авыручылар үз проблемалары турында фикер алышучы онлайн-төркемнәргә керә. Ләкин алар аның кәефен тагын да төшерә генә. Шуннан соң ул үзе башка төрле бер оешма булдыру турында уйлана һәм, шәһәргә яман шеш белән авыручы балалар өчен җәмгыять кирәк, дигән карарга килә. Әмма соңрак ул мондый җәмгыятьнең күбрәк өлкәннәр өчен кирәклеген аңлап ала.

«Нур» яшьләр үзәгенә өлкәнрәк кешеләр килә башлый. Җәмгыятьнең иң яшь катнашучысына 28 яшь, иң өлкәненә – 70 яшьтән артык.

Хәзер «Тормыш энергиясе»ндә 200дән артык кеше бар, аларның барысы да – хатын-кызлар. Моның сәбәбе ир-атларның яман шеш белән авырмаулары түгел, гадәттә, ир-атлар авыртуларын тышка чыгармаска тырыша, психологик яктан алар үз халәтләре турында сөйләргә яратмый.

https://chelny-izvest.ru/

Әлеге оешмадагы дәресләр һәм очрашулар беренче чиратта бу куркыныч диагноз белән очрашкан һәркемгә тормышның дәвам итүен, бик күп кызыклы әйберләр барлыгын һәм боларның барысы да игътибарны читкә юнәлтергә ярдәм итүен күрсәтүне күз алдында тота.

Оешмада катнашучылар атнага берничә тапкыр йога, рәсем, бию, вокал белән шөгыльләнә, төрле мастер-классларга йөри, һәм боларның барысы да бушлай. Күп кенә дәресләрне алар үз көчләре белән оештыра. Мәсәлән, йоганы Наталья һәм Валентина алып бара. 74 курс химиотерапия үткән Алла яңа килүчеләр белән консультацияләр үткәрә, ул урманда ЛФК дәресләре дә алып бара. Ольга мастер-класслар үткәрә, Надежда – нутрициолог, дөрес тукланырга өйрәтә. Гөлчәчәк документлар белән эшли, Руфинә көндәлек сорауларны үз өстенә ала, Айсылу «ВК»дагы төркемнәрен алып бара, Гөлназ – фото- һәм видеооператор.

«Тормыш энергиясе»нә, вакыт-вакыт, төрле оешмалар һәм кешеләр дә ярдәм итә. Мисал өчен, яңа елда алар матурлык курсын үткәннәр, анда алар белән стилист һәм визажист шөгыльләнгән. Шуннан соң фотосессия уздырганнар һәм чыгарылыш кичәсе дә оештырганнар. Ләкин хәзерге вакытта кызларга даими психолог, ЛФК буенча дәресләр һәм бассейн җитми икән.

Авыруны кабул итәргә кирәк

Аларның күбесе теләкләрен чынга ашыруны гел кичектереп килгән, диагнозлары турында белгәч кенә, теләкләрен тормышка ашыра башлаган: кемдер парашют белән сикергән, кемдер чит илгә барган, кемдер беренче тапкыр рульгә утырган, кемдер туганнары белән дуслашкан. Оешма җитәкчесе Гөлнара 38 яшендә велосипедта йөрергә өйрәнгән.

«Яман шеш» диагнозы белән очрашкан һәркем барлык стадияләрне үтәргә мәҗбүр: котылгысыз инкарь итүдән алып кабул итүгә кадәр. Әмма фикердәшләр белән берләшү авыруны тизрәк кабул итәргә, үзеңне позитив уйлауга көйләргә ярдәм итә.

«Элек мин бик күп эшләдем. Үземне һәрвакыт сау-сәламәт дип уйладым. Авыру турында белгәч, тиздән үләчәкмен, дип курыктым. Ә инде әлеге авыруларын җиңеп, күп еллар ремиссиядә булуларын сөйләүчеләр белән таныша башлагач, үземдә көч таптым. Яман шеш белән авырып та, олы яшькә кадәр җитүчеләр турында белдем. Мин берничә операция кичердем, 16 химия курсы һәм 20 нурланыш терапиясе курсы алдым», – дип сөйли Гөлнара.

Җәмгыять әгъзалары авыруның төрле стадияләрендә: кемдер дәвалануның башлангыч этабында, кемдер инде 7-10 ел ремиссиядә.

Аларга фитнес-клубка абонементлар бүләк иткәннәр, алар үзләренең психологик халәтенә зур әһәмият бирә, тормышка рәхмәт әйтергә һәм тәнебезнең үз-үзен дәвалауда чиксез потенциалы барлыгын аңларга өйрәнә. Оешмада еш кына рак психосоматикасы турында фикер алышалар, хатын-кызлар башкаларга үпкә саклаудан котылырга һәм ачуны үзләрендә тотмаска өйрәнәләр. Интернетта, фәнни мәкаләләрдән тыш, яман шеш турында берни дә укымаска киңәш итәләр.

Оешманың лозунгы: «Авыру турында бернинди бәхәсләр һәм сөйләшүләр юк. Һәр көнне кызыклы итәргә, үзеңне иҗат, мавыгулар белән савыктырырга кирәк».

https://chelny-izvest.ru/

«Мин инде үлеп бара идем»

Алар яшәү рәвешенә һәм элек игътибар итмәгән гади әйберләргә – йокы, ял, туклануга зур әһәмият бирә башлый.

Оешма ачылган көннән алып югалтулар да булмый калмаган, берничә кешенең шушы вакыт эчендә гомере өзелгән. Әмма Гөлнара мондый мәгълүмат белән бик уртаклашмаулары турында сөйли.

Яман шешнең барлыкка килү факторлары турында төрле версияләр бар, әмма «Тормыш энергиясе» әгъзалары бу – берничә компонентның берьюлы туры килүенә бәйле дип саный: нәселдәнлек, стресс, психологик халәт, дөрес булмаган яшәү рәвеше.

«Мин – волонтер, безнең җәмгыять рәсми рәвештә теркәлмәгән, ләкин без бик күп эшлибез. Ә мин, башкаларга ярдәм итеп, үземнең тормышымның да яхшырганын сизәм. Мин инде үлеп бара идем, ә хәзер тулы тормыш белән яшим», – дип сөйли Гөлнара.

Оешма әгъзалары үзләренең актив тормышлары белән барысы да мөмкин булуны күрсәтергә тырышалар һәм кешеләрнең яман шешкә мөнәсәбәтен үзгәртергә, аңа юлыккан кешеләргә, әгәр дә дәвалансаң һәм тереләчәгеңә ышансаң, бу авыруның үлемгә китермәячәген күрсәтергә телиләр.

Төркемдәге очрашулар вакытында, кешеләр еш кына: «Сез чыннан да яман шеш белән авырыйсызмы?» – дип сорый икән.

«Кешеләр безне, хәлсезләнгән һәм боек булырга тиеш, дип уйлый, ә без шат күңелле, матур күренәбез һәм беркемгә дә зарланмыйбыз», – ди Гөлнара.

https://chelny-izvest.ru/

Сүз уңаеннан.

«Тормыш энергиясе» һәм «Челнинские известия» редакциясе, Башкарма комитет ярдәме белән, уртак фотопроект эшли башлый. «Онкология» диагнозы белән очрашкан, шул ук вакытта авыруга каршы дәваланырга көч тапкан Чаллы ханымнары өчен фотосессия һәм аларның портретларыннан күргәзмә оештырылачак.

Көчле хатын-кызларның фотолары һәм аларның хикәяләре яман шеш белән очрашкан һәркем өчен мотивация булырга тиеш. Онкология белән йөзгә-йөз очрашкан һәркемне «Тормыш энергиясе» берләшмәсе фотопроектта катнашырга һәм үз тарихы белән уртаклашырга чакыра. Әлбәттә, болар ирләр дә булырга мөмкин. Катнашырга теләүчеләр 8-908-333-12-10 телефоны буенча шалтырата ала яки 8-950-312-69-00 номерына ватсапка яза ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100