Яман шешнең кайбер төрләре кеше организмында еллар буе үсә һәм үзен берничек тә сиздерми, дип яза «Радио 1» онколог Максим Котовка сылтама белән.
Онколог билгеләп үткәнчә, мондый шешләр булганда исән калу күрсәткечләре, гадәттә, югары була. Алар еш кына очраклы рәвештә — диспансеризация вакытында яки башка сәбәп белән тикшеренү узганда гына ачыклана. Мондый тикшеренүләр булмаса, шеш озак вакыт сизелмичә калып, кешенең гомер озынлыгына һәм тормыш сыйфатына йогынты ясамаска да мөмкин, дип ассызыклады белгеч.
Шул ук вакытта ул шешнең үзен ничек тотачагын алдан фаразлау кыен булуын әйтте. Тикшеренүләр аның әкрен үсүен күрсәтсә дә, киләчәктә ул кинәт тиз үсә башларга мөмкин. Мондый очраклар да теркәлә.
Мисал итеп Котов калкансыман биз рагын китерде. Ул папилляр микрокарциномалар белән бәйле булырга мөмкин — үлчәме 1 сантиметрдан кечерәк, бик әкрен үсә торган шешләр. Әмма шулай да, мондый диагноз куелган пациентларның бер өлешенә ахыр чиктә хирургик дәвалану кирәк булырга мөмкин.