news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Онколог яман шешнең иң сирәк очрый торган төрләрен әйтте

news_top

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы, медицина учреждениесе генераль директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Андрей Каприн баш мие, колак, бөер өсте бизләре һәм үзәк нерв системасының башка өлешләрендәге яман шешләрнең иң сирәк очрый торган төрләргә керүен белдерде. Бу хакта ул «РИА Новости» агентлыгына сөйләгән.

«Өлкәннәр арасында авырулар статистикасына килгәндә, ир-атларда да, хатын-кызларда да колак, бөер өсте бизләре, баш мие һәм үзәк нерв системасының башка өлешләрендәге яман шешләр иң сирәк очрый торганнар исемлегенә керә», — дигән Каприн.

Ул шешнең сирәк очравы аның белгечләр өчен әһәмиятен киметмәвен ассызыклаган. Киресенчә, мондый очраклар еш кына иң катлаулысы булып тора, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар