Онколог: «Яман шеш икәнен белгәч, кеше башта бернәрсә дә ишетми, аңламый...»
Онкология авыруын үз вакытында ничек ачыкларга? Бүген яман шешне нинди ысуллар белән дәвалыйлар? Бу хакта «Интертат»ка табиб онколог Гүзәл Мөхәммәтшина сөйләде.
Нәрсә ул яман шеш авыруы? Ул кайдан барлыкка килә?
Яман шеш – ул шеш тудыручы контрольсез күзәнәк бүленеше. Бу генетик өзелү (поломка) нәтиҗәсендә була. Әгәр мутацияләнгән күзәнәк пациентның үз иммунитеты белән юк ителмәсә, аннан шеш үсә. Бу тиз генә бара торган процесс түгел. Бер күзәнәктән 1 сантиметрлы шеш үскәнче, 4 елдан 8 елга кадәр вакыт кирәк.
Ул кешегә кан салу аша яки нәселдән нәселгә күчә аламы?
Ул кешегә берничек тә иярми. Әгәр ана кешедә шеш булса, баласында да булу ихтималы зур. Бу – организмда ниндидер мутация бар дигән сүз.
Иң киң таралган мутация – ул BRCA 1.2. Актриса Анжелина Джолида әлеге мутация төрен тапканнар. Нәтиҗәдә, киләчәктә аңа күкрәк яки аналык яман шеше яный. Димәк, аларның туганнары арасында күкрәк яман шешенең берничә очрагы бар. Ләкин бу – нәселдәнлек түгел, ә ниндидер яман шеш үсешенә китерәчәк мутацияне тапшыру гына. 100% балада да булачак, дигән сүз түгел.
Яман шеш белән авыручылар саны арта, диләр.
Әйе. Әлеге авыру башлыча 55тән 65 яшьтәге кешеләргә кагыла. Хәзер халыкның гомер озынлыгы артты. Шул сәбәпле, авыручылар саны да күбәя.
Алайса ни сәбәпле балаларда да яман шеш була?
Димәк, яшь организм үзендә ниндидер патологик геннар йөртә. Ана карынында булганда ук кайсыдыр җире дөрес үсеш алмаган булуы ихтимал.
Яман шешнең гомуми билгеләре бармы?
Сәбәпсез ябыгу, гемоглобинның төшүе, билгеле бер җирдә булган авыртулар. Кайбер яман шешне пациент тотып та карый ала. Мәсәлән, күкрәктә, калкансыман биздә, лимфоузелда булса. Миңнең үзгәрүе дә шик тудырырга тиеш.
Кызганычка, яман шеш зурайгач кына үзен сиздерә. Ә кайберәүләр, авырткан җире булса да, табибка күренергә ашыкмый.
Кайсы районнарда яман шеш белән күбрәк авырыйлар?
Олы яшьтәге кешеләр күбрәк булган һәм Казанга якынрак районнарда. Аны анализлавы авыр, чөнки хәзер халык бер җирдә генә яшәми, күченә.
Пациентларның ничә проценты исән кала?
Юк андый саннар. Һәр яман шешнең үз саны.
Пациентлар диагноз турында ишеткәч, үзләрен ничек тота?
Иң башта – бөтенесендә шок. Кеше бернәрсә дә ишетми, аңламый. Аннары ул ян-якка карана башлый. Бер кеше 3 ел, тегесе 5 ел дәвалана. Бөтенесе үзләрен бертөрле тота, уртак темага сөйләшә. Вакыт узу белән, шок бетә.
Икенче тапкыр килгәндә, тынычрак булалар. «Нәрсә? Елап алдыңмы? Хәзер көрәшергә кирәк!» – дибез.
Безнең психологик яктан алымнарыбыз бар. Табиб авырулар белән дөрес сөйләшә белергә тиеш. Авыруны дәвалануга өндәү – безнең бурычыбыз.
2-3 айдан соң, пациент үзен позитив тота башлый. Килеп: «Әйдәгез, тиз-тиз генә дару салыгыз. Өйгә кайтасы бар», – ди. Кешенең тизрәк бөтен процедураларны үтеп, нормаль тормышка кайтырга ашкынуы – бик мактаулы. Киреләнүчеләр дә бар, әлбәттә.
Бер яман шешне җиңгәч, ул икенче җирдә дә барлыкка килә аламы?
Яман шеш шул ук урында да, яңа җирдә дә үсә ала. Әмма аны барыбер беренче тапкыр кайда барлыкка килгән, шул исеме белән атыйлар. Мәсәлән, бавырга күчкән күкрәк шеше – күкрәк яман шешенең кабатлануы дип атала.
Яман шеш авыруыннан препаратларның бәяләре кыйммәтме?
Онкологиядә барлык препаратлар да арзан түгел инде. Бүген препаратлар Россия аналогларыннан тора. Күбесе – дәүләт хисабына. Дөресен генә әйткәндә, пациентлар үзләре препаратларны бик сирәк сатып ала.
Дәвалануга чират бармы соң?
Бездә чират булмый. Әгәр пациентны тиешле дару белән тәэмин итә алмавыбызны аңлыйбыз икән, дәвалануны башлап та тормыйбыз.
Пациентларга яшәргә күпме калганын әйтәсезме?
Пациентның сорау биргәненә карап җавап бирәбез. Артыгын әйтмибез. Кеше хәтта сорамый да аны бездән. «Мин яшәячәкменме?» – генә диләр. «Әйе, яшәячәксең», – дибез. Кешенең өметен өзәргә ярамый. Ышану – бик зур әһәмияткә ия. Халык чаралары ни өчен булыша, дип уйлыйсыз? Аның эффекты булмаса да, файдасына ышаналар. Психиканы яхшыга юнәлтергә, чир турында уйламаска тырышыгыз.
«Диспансеризация – авыруны азындырмас өчен бердәнбер чара»
Ни сәбәпле әле дә яман шешне дәвалый алмыйлар?
Ә күзәнәк дөрес бүленсен өчен нишләргә кирәк? Белмибез. Яман шештән даруны ничек күзаллыйсыз? Бер дару төймәсен эчәсең дә, савыгасыңмы? Ә сез кан басымы авыруыннан берәр дару беләсезме – эчтең дә, һәм башка кан басымы беркайчан да борчымый. Әлеге диагноздан кеше гомере буе дәвалана. Шикәр авыруы белән дә шул ук хәл. Әйе, күпкә агрессиврак шешләр бар. Алардан эффектив дарулар әлегә юк.
Олы кешедә бернинди хроник авыру да тулысынча дәваланылмый. Артыгызга борылып карагыз: нинди калын карточкалар ята. Кайберләренә инде 10 ел. Ул пациентлар даими рәвештә ниндидер препаратлар куллана. 100%ка чирнең беренче стадиясендә генә савыгып була. Тик аның өчен ул чирне башта ачыкларга кирәк.
Яман шешне азындырмас өчен бердәнбер чара – ул диспансеризация. Күпләр аны кирәк дип тапмый. Алай булырга тиеш түгел, чөнки ул – сәламәтлек өчен бик мөһим тикшеренү.
Профилактика өчен булса да узыгыз. Кан анализын тапшыру, рентген ясату, маммография шешне ачыкларга мөмкинлек бирә. Хәзер барлык районнар да алар белән җиһазландырылган.
Бүген колоноскопия үтү мөмкинлеге бар. Болай гына шешне ачыклавы бик авыр. Хәлегез яхшы булса да, ул үсәргә мөмкин. Өстәвенә, колоноскопия ясатырга һәр кешене мәҗбүр итеп булмый. Ә ул, диспансеризация кысаларында, түләүсез.
Колоноскопия – вакытында эчәклектә яман шеш авыруын ачыкларга мөмкинлек бирә торган тикшеренү.
Халыкны өч төргә бүләр идем: сәламәтлеге турында нык кайгырткан, битараф булган кешеләр һәм алтын урталыкны саклаучылар. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: үз сәламәтлеге турында кайгыртучыларның саны артты. Кешенең профилактика һәм диагностика белән шөгыльләнүе шатландыра.
«һәр яман шешнең – үз күрсәткече, һәм һәрберсенә аерым терапия кирәк»
Бүген яман шешне нинди ысуллар белән дәвалыйлар?
Иң киң таралганы – химиотерапия.
Химиотерапия – ул күзәнәк бүленешен туктата торган көчле химик матдә. Аның, кызганычка, «акылы» юк. Ул, авыруның кайда икәнен ачыклый алмыйча, сәламәт күзәнәкләргә дә тәэсир итә. Шуңа күрә кешенең чәче коела, каны бозыла.
Яман шеш күзәнәкләре бик тиз бүленеп, шешнең үсүенә китерә. Ул организмда туклыклы матдәләрне бетерә. Әгәр дә күзәнәкнең бүленешенә химия белән тәэсир итсәң, әлеге процесс туктала. Әмма шешнең азуы күпмедер вакытка туктаса да, ул кабат бүленә башларга мөмкин.
Химиотерапияне бик үк уңышлы дәвалау ысулы димәс идем. Бүген башка дәвалану чарасы да бар. Мәсәлән, гормонотерапия.
Гормонотерапия – гормонга бәйле органнарны дәвалаганда кулланыла. Мәсәлән, простат бизе, күкрәк бизе, гинекология. Ләкин үпкә, эчәклек һәм ашказаны яман шеш авыруы вакытында әлеге ысул булышмый.
Максатлы (таргет) терапия – ул күзәнәкләрдәге махсус молекулаларга йогынты ясап, яман шеш күзәнәкләренең үсешен тыярга сәләтле.
Таргет терапиясе хыялда гына бар иде. 1990 елда күзәнәкләрнең төрле булуы ачыкланган. Ягъни, ул мутацияләнгән күзәнәкләрне таба һәм күзәнәк кабыгы аша шешкә кереп, начар күзәнәкләрне җимерә. Ә сәламәтләренә кагылмый. Аннары ул профилактик максатларда кабул ителә башлады. Ул организм өчен агулы да түгел, чәч тә коелмый. Әмма аның бәясе дә бар.
Хәзерге вакытта актив рәвештә иммунотерапия кулланыла.
Иммунотерапия – яман шешне дәвалау өчен заманча ысул. Химиотерапиядән аермалы буларак, ул шеш күзәнәкләрен үтерми, ә кешенең иммун системасын авыру белән мөстәкыйль көрәшергә этәрә.
Гомумән алганда, һәр яман шешнең – үз күрсәткече, һәм һәрберсенә аерым терапия кирәк.
«Тәндә миңнең күп булуы кояш астында күп вакыт уздыру белән бәйле»
Татар милләте карарак тәнле булганга күрә, аларда тән тиресе авырулары азрак, диләр. Бу дөресме?
Ак тәнле, сары чәчлеләргә кояштан аеруча сакланырга кирәк. Карарак тәнле кешеләрнең саклау пигментлары бар, алар әйбәт кызына да. Ә калганнар кояш астында яна. Төш вакыты – кояш нурларының иң куркыныч чагы. Анда инде бөтен кешегә дә сакланырга кирәк.
Җирән кешеләргә кояш бөтенләй зарарлы. Даими кояшта яну тирене «картайта» һәм яман шеш үсеше куркынычын тудыра.
Тәндә миңнең күп булуы кояш астында күп вакыт уздыру белән бәйле. Пляжда көн уртасында яшь кызлар бикинида ята. Бөтен җире ачык, янәсе, кызына. Әти-әниләр кечкенә балаларын да диңгезгә алып баргач, шәрә чабып йөрергә рөхсәт итә. Алай ярамый! Бу бик зыянлы.
Бик матур кара чәчле кыз килгән иде. Үзенә 30 яшь тә юк. «Синдә яман шеш булуы бик сәер», – дидем. «Ә мин чынлыкта исә – җирән. Чәчне карага буяткан идем», – ди.
Татарларның эчәклек белән проблемаларын өчпочмак, чәк-чәк, бәлеш ашау белән бәйлиләр.
Әйе. Дөрес туклану бездә каралмаган. Безнең рационда камыр ризыгы, бәрәңге һәм ит бит инде. Организмга бик авыр ризыклар. Клетчатка ашарга кирәк, тәлинкәдә яшелчә булырга тиеш. Ул эчәклекне әйбәт эшләтә. Шулай ук аксымнар да мөһим роль уйный. Аксымны кош итеннән, балыктан алып була. Ә кызыл итне диетологлар атнага бер генә ашарга киңәш итә. Колбасаны бөтенләй ашамагыз! Ул – дөньядагы иң начар продукт. Аны ит дип әйтеп тә булмый.
«БАДларны даруханәләрдә алмыйлар, шуңа күрә ул челтәр маркетингы аша сатыла»
Челтәрле бизнес алга киткән бит инде. Күпләр БАДларны яман шештән профилактика дип сата. Бу ни дәрәҗәдә дөрес?
БАД – ул биологик актив ризык өстәмәсе. Ул дарудан нәрсәсе белән аерыла? Дару клиник тикшеренү узган һәм Сәламәтлек саклау министрлыгыннан рөхсәт алган. Ул бөтен булган контрольне үткән. Аның даруханәдә сатылырга хакы бар.
Мәсәлән, ашказаны, эчәк, күкрәк яман шешеннән һәрберсенә аерым дару кирәк. Ә БАД клиник тикшерү үтмәгән. «Бездә сертификат бар!» – диләр. Гигиенага кагылышлы тикшеренү ул. Сатканда: «Моны эчсәгез, хәлегез яхшыра, яман шешне булдырмый», – диләр. Ә кайсы яман шештән булыша ул? Аңлашылмый.
БАДларны даруханәләрдә алмыйлар, шуңа күрә ул челтәр маркетингы аша сатыла.
«Место встречи изменить нельзя» дигән фильмда: «Вор должен сидеть в тюрьме!» – диләр. Шуңа күрә, мин дә әйтәм: «Дарулар даруханәдә булырга тиеш!» Бездә – бик җитди препаратлар. Җитди булмаганнарга вакыт әрәм итмибез.
Пациентларыма гел әйтәм: «Әгәр нинди дә булса үләннәр эчәсегез килсә, минем белән киңәшләшегез. Бергә сайларбыз нәрсә туры килгәнен. Мәсәлән: «Сезнең бөерләрегез начар эшли, ә химияне чыгарырга кирәк. Гөлҗимеш эчегез», – диярмен.
Яман шеш турында фактлар:
- Һәр терапия белән дә яман шешнең үсүен 1 елдан 1,5га кадәр туктатып була;
- препаратны кулланмый башласаң, шеш үсүен дәвам итә ала;
- иң еш очраган яман шеш авырулары: эчәклектә, үпкәдә һәм күкрәк бизендә;
- шеш диагнозы куелган пациентларга майлы һәм калорияле ризык, консервантлар, исле, татлы һәм тозлы ризыклар ашарга ярамый. Чистартылган шикәрдән, ярымфабрикатлардан һәм бигрәк тә фастфудтан баш тартырга кирәк. Ә менә авыруларга аксымнар белән күбрәк тукланырга кирәк;
- солярийдан яман шеш үсәргә мөмкин;
- яман шеш – ул бер генә чир түгел. Организмда күп төрле авырулар бар, дигән сүз.