news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Онколог сөт бизләре яман шешенең беренче билгеләрен атады

news_top

Сөт бизләренең формасы, күләме яки структурасы үзгәрү онкология авыруының беренче билгеләре булырга мөмкин. Бу турыда Мәскәүнең баш онкологы Игорь Хатьковка сылтама белән «Радио 1» сайты яза.

Табиб сүзләренчә, күкрәктә тыгызлыклар, төерләр барлыкка килүгә һәм тукымаларның текстурасы үзгәрүгә игътибар итәргә кирәк. Бигрәк тә бу билгеләр белән бергә авырту яки бүлендекләр булса, аеруча игътибарлы булырга кирәк, дигән табиб.

Имчәктән бүлендекләр килү хәвефле билге була ала. Аның фикеренчә, алар зарарсыз шешкә дә, шулай ук яман шешкә дә күрсәтә ала. Теләсә нинди бүлендек булган очракта, бигрәк тә алар озакка сузылса яки көчәйсә җентекле медицина тикшеренүе узарга кирәк, дигән Хатьков.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар