Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Онколог Россиядә яман шеш белән авыручылар саны кискен артыр дип фаразлый

COVID-19 диагнозы булган кешеләрне дәвалау өчен, кайсыбер клиникаларның профилен үзгәртеп торганнар.

news_top_970_100
Онколог Россиядә яман шеш белән авыручылар саны кискен артыр дип фаразлый
Рамил Гали

Табиблар быел көз онкология белән авыручылар саны кискен артыр дип фаразлый. Бу турыда Мәскәүдәге 62нче хастаханәнең онкоколопроктология бүлеге җитәкчесе Илья Черниковский «Известия» хәбәрчесе белән әңгәмәдә сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, онкология стационарларына йөкләмә артты, аларның кайберләрен коронавирус инфекциясен дәвалый торган итеп үзгәрттеләр.

«Төньяк-Көнбатыш округта өч оешма туры эчәк яман шешен дәвалау белән шөгыльләнә, шул исәптән безнең хастаханә дә. Ике клиниканы коронавируска күчерделәр, шуңа күрә аларда дәваланырга тиешле бөтен пациентлар да безгә күчерелде», — ди Черниковский.

Аның фикеренчә, онкология клиникалары элеккеге режимда эшләргә тиеш иде. Хәзер тикшеренүләр тукталып тора, шуңа күрә яман шешне башлангыч стадиясендә ачыклау да кими.

«Көз көне, күпләр бакчалардан кайткач, без онкология авырулары саны артуын, аеруча соңгы стадияләр булуын, фаразлыйбыз», — ди табиб.

Кардиология һәм неврология өлкәләрендә дә кыенлыклар килеп чыккан. «Безнең төп проблема — кешеләр хастаханәдә коронавирус ияртүдән курка. Алар хәле авыр булса да түзә, авыруның соңгы стадиясендә генә ярдәм сорап килә», — ди Давыдовский исемендәге хастаханәнең рентгенэндоваскуляр диагностика һәм дәвалау бүлеге җитәкчесе Дмитрий Скрыпник.

Аның фикеренчә, бу COVID-19 сәбәпче булмаган үлем күрсәткече артуга китерәчәк.

И. М. Сеченов исемендәге Мәскәү медицина университеты хастаханәсенең спорт медицинасы һәм медицина реабилитациясе кафедрасы мөдире Евгений Ачкасов сүзләренчә, планлы медицина ярдәме күрсәтүне туктатып тору мәҗбүри адым булды. Юкса Россиядә дә COVID-19 авыруыннан үлем күрсәткече Европа белән АКШ дәрәҗәсендә булыр иде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100