Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Онколог нинди вирусның яман шеш китереп чыгаруын аңлаткан

news_top_970_100
Онколог нинди вирусның яман шеш китереп чыгаруын аңлаткан
Фото: © «Татар-информ» архивы

Онкологлар ракның төрле төрләреннән үлү очракларын анализлаган. Бу сәбәпләр арасында беренче урынны тәмәке тарту алып тора. Аннан алкоголь, артык авырлык һәм папиллома вируслары бар. Бу хакта Губернiя Daily сайты яза.

Онколог Антон Барчук белдергәнчә, Россиядә онкологиядән вафат булучылар Европадагы уртача күрсәткечләрдән артыграк. Алкоголь куллану һәм тәмәке тартудан килеп чыккан рактан ешрак ир-атлар вафат була, ә хатын-кызлар арасында артык авырлык һәм папиллома вирусы аркасында килеп чыккан яман шеш куркынычы күбрәк.

Чөнки папиллома вируслары гаять канцероген: алар аналык муентыгы һәм башка җенес органнары яман шеше китереп чыгара. Моннан тыш, белгечләр папиллома вируслары сексуаль яктан актив яшьләрне дә зарарлый. Яшүсмер кызларга папиллома вирусыннан вакцина ясатып, аналык муентыгы яман шешен кисәтеп була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100