Онколог күкрәк яман шешенең һәрвакыт диярлек нәселдән килүе турындагы мифны кире какты
Нәселдән килгән мутацияләр күкрәк яман шешенең нибары 5–10 процент очрагына сәбәпче була. Бу хакта Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының «Коммунарка» күп профильле клиник үзәге хирург-онкомаммологы Карен Саркисян сөйләгән.
«Газета.Ru» белән әңгәмәсендә табиб күкрәк яман шешенең 85–90 процент очрагы кеше гомерендә барлыкка килгән мутацияләр белән бәйле булуын аңлаткан.
«Шулай да күкрәк яман шешенең күпчелек очрагы спорадик төргә керә. Димәк, авыру нәселдән килгән мутация аркасында түгел, ә кеше гомере дәвамында организмның аерым күзәнәкләрендә тупланган генетик үзгәрешләр нәтиҗәсендә барлыкка килә», – дип аңлаткан онколог.
Шул ук вакытта Саркисян гаиләдә күкрәк яман шеше белән авыручылар булмау хатын-кызның бу чирдән тулысынча сакланганын аңлатмавын билгеләп үткән. Әлеге диагноз туганнарында булган очракта да хатын-кызның үзе һичшиксез авыраячагын әйтеп булмый, диелә хәбәрдә.