news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Онколог аңлата: симерү белән яман шеш арасында нинди бәйлелек бар?

news_top

Симерү шикәр диабетына, югары кан басымына, йөрәк авыруларына һәм буыннар белән бәйле проблемаларга гына түгел, ә яман шеш үсешенә дә китерергә мөмкин. Бу хакта онколог Леван Вардаевка сылтама белән «Лента.ру» яза.

Белгеч симерүнең төрле органнарда, шул исәптән эндометрийда, үңәчтә, бавырда, бөерләрдә, ашказаны асты бизендә һәм эчәклектә шешләр барлыкка килү куркынычын арттыруын ассызыклаган.

Аның сүзләренә караганда, менопаузадан соң хатын-кызларда күкрәк яман шешенең якынча 10 проценты артык авырлык белән бәйле булырга мөмкин.

Вардаев аңлатканча, симерү бөтен организм эшчәнлегенә йогынты ясый. Матдәләр алмашы һәм гормоннар балансы бозыла, инсулин дәрәҗәсе күтәрелә, тукымаларда хроник ялкынсыну барлыкка килергә мөмкин. Табиб фикеренчә, бу факторлар шешләр үсеше ихтималын арттыра.

Белгеч билгеләп үткәнчә, нәтиҗәле дәвалауны никадәр иртәрәк башласаң, симерү белән еш бәйле булган авырулар үсешен булдырмау мөмкинлеге шулкадәр югарырак.

Дәвалау алымы һәр пациент өчен аерым сайлана. Кайберәүләргә туклануны һәм физик активлык дәрәҗәсен үзгәртү җитә, ә башкаларга дарулар белән дәвалау кирәк булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар