РАН академигы Онищенко россияле хатын-кызларның 60 яшькә кадәр бала таба алуын әйтте
Хатын-кызның бала табу мөмкинлеге 60 яшькә кадәр сакланырга мөмкин, ә ир-атларда әти булу мөмкинлеге 90 яшькә кадәр диярлек дәвам итә. Бу хакта «РИА Новости»га Россия Мәгариф академиясе президенты урынбасары, Россия Фәннәр академиясе академигы Геннадий Онищенко сөйләгән.
Элегрәк South China Morning Post басмасы Кытайда яшәүче хатын-кызның 60 яшендә кыз бала, ә моңа кадәр 58 яшендә ир бала табуы турында язган.
Онищенко сүзләренчә, аерым очракларда хатын-кыз 60 яшькә кадәр дә балага уза ала. Моның өчен күрем циклы сакланырга, ягъни бала табу мөмкинлеге өзелмәскә тиеш. Ир-атларда исә әти булу мөмкинлеге, академик билгеләп үткәнчә, 90 яшькә кадәр диярлек саклана.
Академик өстәвенчә, хатын-кыз 60 яшендә дә бала таба ала, әмма моның өчен гормоннарның дөрес эшләве, яхшы генетика һәм медицина ярдәме кирәк, дип яза «Татар-информ».