Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Онга аллергия була аламы?

Әлеге сорауга ресторатор Резеда Хөсәенова җавап бирә.

news_top_970_100
Онга аллергия була аламы?

- Кызымны пешекче һөнәренә укытасым килә. Ләкин ул он янына якын да килә алмый, төчкерә һәм йөткерә башлый. Оннан аллергия була аламы? (Мөслимә Яхина, Казан)

- Әлбәттә, була ала. Без камыр ризыклары пешергәндә барыбыз сулыш юлына он керә. Бик күп танышларым арасында бронхиаль астма белән авыручылар бар. Алар әйтүенчә, барысы да он белән эшләүдән башланган. Кызыгызның бронхлары кысыла һәм һава үтмәү сәбәпле, тын алуы авырлаша һәм ул төчкерә, йөткерә торгандыр. Мондый вакытта пешекче булырга киңәш итмим, чөнки сәламәтлеккә начар йогынты ясарга мөмкин. Бүгенге көндә кадәр астма тулысынча дәвалап булмый торган чирләр исәбенә керә, шуңа күрә шаярырга ярамый. Дөньяда башка һөнәрләр дә бар бит...



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100