Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Омскида журналист булган кыз дөньяның иң популяр порноактрисаларының берсенә әйләнгән

news_top_970_100
Омскида журналист булган кыз дөньяның иң популяр порноактрисаларының берсенә әйләнгән

Соңгы көннәрдә Омск журналистлары үзләренең элекке коллегасы Юлия Романованы «чәйнәп» көн күрә. Юлиянең Омск телеканалларының берсе өчен төшергән ролигын Интернетка элгәннәр. Бу роликны Россия журналистлары тормышын күзәтеп бара торган популяр Телеграм канал – «Планерка» да элеп куйды. «Журналист булу өчен нәрсәдер эшли белергә кирәк», – дип, киная һәм горурлык белән яза «Планерка».

Эш шунда – Юлия хәзер иң популяр порноактрисаларның берсе буларак танылган.

Юлия Романова турында news.ru/ сайты да язган. Омск телеканалы директоры Павел Корольковтан Юлия турында сорагач, ул кыз белән кызыксынмавын, әмма аны хәтерләвен әйткән: «Практикага килгән кечкенә генә кыз иде, әмма үзен бераз бүтән җирдә тапты», – дигән ул. Интервью алырга да җыенмавын әйткән.

Укучылар комментарийларда әллә ниләр язып бетергән – «журналистиканың чын йөзен генә түгел, башка җирен дә күрсәтте», «микрофонны ошаткан», «экранга чыгар өчен акыл кирәкми бит», «Омск – шулкадәр күңелсез шәһәр, дөрес эшләгән бу кыз», «журналистика ни, порно ни – аермасы бармыни?», «журналистка булырга теләгән, фахишәгә әйләнгән», «менә бу «милли герой» ичмасам!» һ.б.

Интернеттагы иң популяр порноресурс – «Порнхаб» сайты статистикасы буенча, дөньяның иң популяр порноактрисаларының берсе – Омск шәһәрендә туган Юлия Романова. Ул порноиндустрия дөньясында Ева Элфи псевдонимы белән танылган. Бу сайтта Юлия катнашындагы роликларны 672 миллион тапкыр караганнар. Караучылар саны буенча ул сайтта өченче урында.

2020 елда Юлия Романова элекке СССР илләрендәге иң популяр порноактриса дип табылган булган.

Юлия Романова 1997 елда Омскида туган. Буе – 163 см, авырлыгы 45 кг. Eva Elfie псевдонимыннан тыш, Tieny Mieny исеме астында да эшли. Кыз, бу индустриядәге башка коллегаларыннан аермалы буларак, бер җирен дә ясатмаган, барысы да табигый. Роликларда үзен «оялчан, тыйнак кыз образында» тәкъдим итә, дип язалар. Кызның уңышын шуның белән аңлатучылар да бар – порноактрисалар оятсыз, теләсә кайсы ирне эләктереп алып үзенеке итәргә әзер образда булганда, Юлия үзен «яулап алырга кирәк булган» тыйнак кыз рәвешендә күрсәтә. Өстәвенә, ясалма ирен, ясалма күкрәк белән ирләрне яулап алам, дип хыялланып яшәгән дөньяда кыз үзенең табигыйлеге белән дә җәлеп итә, мөгаен. Хәер, бу сорауга җавапны Юлия – Еваның фанатлары гына беләдер.

Кызның балачагы хәерчелектә һәм мохтаҗлыкта узган. Ул Омскида 37 квадрат метрлы агач өйдә әнисе белән яшәгән. Җимерек һәм чегәннәр баскан бу хәерче районны «Порт-Артур» дип йөргәннәр. Ул завод һәм сазлык арасында урнашкан булган, иң криминаль районнарның берсе саналган. Әтисе Сергей Романов кызга 10 яшь булган чакта гаиләдән киткән. Әнисе Ольга – авыл кызы, сәүдә өлкәсендә эшләгән, сату итә башлаган, соңыннан хәтта үзенең азык-төлек кибетен дә ача алган, әмма бөлгән. Банклар Ольганы судка бирә, һәм ул 1,7 миллион сум бурычлы дип табыла, суд приставлары реестрына эләгә, бурычын түли алмый. Бераздан Ольга төрмәдән чыккан бер иргә кияүгә чыга, фамилиясен үзгәртә.

Юлия балачагында театр түгәрәгенә йөри, актриса булырга тели, хәтта бер спектакльдә төп рольне дә башкара. Шәһәрнең элиталы саналган 115нче гимназиясендә укый. Укыганда, бик тыйнак кыз санала, бернинди уңышлары белән дә, тәртипсезлекләре белән дә игътибарны җәлеп итми.

Мәктәпне тәмамлагач, Юлия Омск университетының журналистика факультетына укырга керә. Укыган чагында, Омск телеканалында практикантка буларак репортажлар төшерә башлый. Әмма ныгытып урнаша алмый – аны штатка алмыйлар. Кыз акча эшләр өчен БАДлар, косметика сата. Бер егет белән йөри башлый, анысы наркокурьер булып чыга.

Тормыш уңышсызлыклары нәтиҗәсендә, Омскидан Мәскәүгә китәргә карар кыла. Ул икенче бер егет белән очрашып йөри башлый – соңыннан анысы Адам Оцелот псевдонимы белән порно дөньясында таныла. 2018 елда Адам белән бергә Мәскәүгә күченеп килә. Менеджер, официантка булып эшли.

2019 елда аңа кияүгә чыга. Аннары ире белән Кырымга китеп порноролик төшерә, «Порнхаб» дип аталган порносайтта үз каналын ача һәм порнороликларын урнаштыра башлый. Беренче роликлары ук дистәләгән миллион карау җыя, бизнес акча китерә башлый. Бер ел дигәндә, ул иң популяр порно йолдызларының берсенә әйләнә.

Википедия язуынча, төрле порносайтлар оештыра торган күпсанлы бәйгеләрдә – «Минет королевасы», «Иң популяр хатын-кыз башкаручы», «Ел артисткасы», «Җанатарлар бүләге», «Иң матур песи», «Иң шәп секс сценасы» номинацияләрендә җиңгән.

Юлиянең порноактриса булуын туган шәһәрендә дә таныганнар, дияргә була – Омск шәһәренең «Авангард» хоккей клубы логотибы кигән кием белән фотосессиясен җанатарлар кабул иткән. Юлия үзе: «Омск өч әйбер белән танылды – сгущенка, мин һәм хоккей клубы «Авангард», – дигән.

«Авангард» хоккей клубы логотибындагы кием белән фото

Юлия интервьюларының берсендә үзенә секс бөтенләй кирәкмәвен, хатын-кыз дип «селәгәен агызган» ирләрне күралмавын әйткән. Роликларда бары тик ире белән генә төшә. Шулай ук үзенә башкалардан тәкъдимнәр күп булса да, иренә хыянәт итмәве хакында да сөйләгән.

Юлия әйтүенчә, аның әнисе бик таләпчән һәм «дөрес» хатын – шуңа да порноиндустриядән киләчәктә китәргә нияте бар икән. Сүз уңаеннан, аның суд приставлары сайтында әнисенең миллионлаган бурычлары инде күренми. 

2022 елның мартында ире белән Калифорниягә күченеп китә. Хәзер Голливудның «Дан аллеясында» Юлиянең дә йолдызы бар. Ә кызның классташлары әлегә кадәр бу порнойолдыз шул Юлия икәненә ышанып бетә алмый икән.

Журналистикасын да ташламый – Ютуб канал ача. Анда секс-индустрия турында гына түгел, сәяхәтләре турында да сөйли. Ютуб каналына 724 мең кеше язылган. Юлия тормышын яшерми, бөтен нәрсәне сөйләп бара, порно гына түгел, гадәти роликлар да төшерә.

Кызның күпме акча эшләве турында рәсми мәгълүмат юк. Пикабу сайты укучыларының берсе, ачык мәгълүматларга таянып, аның күпме акча эшләвен исәпләп чыгарган. 1 миллион карау 650 доллар акча китерә, дигәннән чыгып,  порносайтлардан килгән табышны исәпләгән. Иң түбән бәяләр белән санап чыгаргач, болай килеп чыккан: «Порнхаб»тан 700 мең доллар, Хvideos тан – 35,5 мең доллар, XHamster дан 18,7 мең доллар, «Онлифанс»тан – 300 мең доллар, төрле бәйгеләрдә алган премияләре – 50 мең доллар. Ютуб, Инстаграм, Тиктокта саткан рекламаларын кушкач, доллар миллионеры килеп чыга. Бу әле иң түбән бәяләр белән исәпләгәндә шулай.

«Дейли Афиша» сайтына интервьюсында Юлия үз «профессиясе» турында сөйләгән. Роликларны гадәттә бер кеше төшерә, дигән – ул режиссер да, сценарист та, оператор да, нәрсә турында, ни сөйләшергә икәнен генә әйтә – калганын «артистлар» үзләре уйлап бетерә икән. Кызга «иҗат өчен» мөмкинлекләр чиксез булып чыга. Болардан тыш төшерү мәйданчыгында яктыртучылар, тавыш операторлары һәм ярдәмче оператор эшли икән. Әмма кадр артында калучылар гадәттә үзләренең кем икәнен яшерә, ди Юлия – аларга мондый «дан» кирәкми. 

Кыз үзе, бер сцена өчен «тәҗрибәсезләргә» 100-200, «тәҗрибәлеләргә» 400-600 доллар түлиләр, дигән, ә инде ирләргә һәрвакыт ике тапкыр азрак түлиләр икән – 200-300 доллар.

Порнороликлар башлыча чит илдә төшерелә икән – кыз, Россиядә аз түлиләр һәм алдарга тырышалар, дигән. Чишенәм дә күп акча эшлим, дип хыялланган бик күп кызларны порноиндустриядә алдыйлар икән. Зур акча вәгъдә итеп чакыралар, «кастинг өчен» дип, бик оятсыз роликларда төшерәләр һәм соңыннан «сез безгә яраксыз» дип түләми калдыралар. Шул рәвешчә, кыз «порноактриса» дигән данын да чыгара, акчасыз да кала булып чыга.

«Сине урамда таныйлармы?» дигән сорауга Юлия тануларын, урамда егетләрнең фотога төшәргә һәм автограф сорауларын әйткән.

– Порнода төрле кызларны очратам – ачык, бернидән оялмый торганнары да бар, алар бу шөгыльләреннән тәм таба. Шулай ук ябык, тыйнак кызлар да бар, әмма алар моның белән шөгыльләнүен дәвам итә, – дигән Юлия.

Юлиянең Ютуб каналын караучылар арасында аның порноактриса булуын өнәмәүчеләр, бу профессиясеннән баш тартырга өндәүчеләр дә бар. Юлиянең сәяхәтләр турындагы роликлары сыйфатлы һәм игътибарны җәлеп итәрлек итеп эшләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100